Рафаил Газизов
Рафаил Газизов, Рафаил Шәкүр улы Газизов (1947 елның 26 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) — язучы, шагыйрь, укытучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (1994), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
Рафаил Газизов | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Рафаил Шәкүр улы Газизов |
Туу датасы: | 26 апрель 1947 (77 яшь) |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | укытучы, язучы |
Юнәлеш: | шигърият, проза |
Жанр: | шигырь, хикәя |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | 1960-еллар |
Премияләр: | Шәйхи Маннур премиясе Фатих Хөсни премиясе |
Бүләкләр: | Татарстанның атказанган укытучысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Һ. Х. Андерсен исемендәге халыкара Диплом |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1947 елның 26 апрелендә Мамадыш районы Кирмән Башы (Кече Кирмән) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе Шәкүр, Бөек Ватан сугышында катнашкан танкист, райфо инспекторы, өлкән улы Рафаил 4 яшьтә вакытта вафат, ике баланы әнисе Хөснурый, авыл шурасы сәркатибе, үстерә. Энесе Илсур (1950). Туган авылының сигезьеллык (1962), Мамадышның 2нче урта (1965) мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1972), читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген (1986) тәмамлаган. Туган авылы мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире, 1972—2010 елларда мәктәп директоры вазифаларын башкара.
Иҗаты
үзгәртүИсеме матбугат битләрендә, ТР һәм БР шагыйрьләренең күмәк җыентыкларында 1960-еллардан күренә. Шигъри һәм чәчмә әсәрләрендә авыл тормышын, авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын үзенә бер җылылык, моңлылык һәм эчкерсезлек белән бирә. «Бөре керфекләре» (1985, ТКН), «Җиләкле алан» (1988, ТКН), «Чөгендер хикмәтләре» (1990, ТКН), «Хат» (1994, ТКН), «Түбән оч малайлары» (1998, К.: «Татар китабы»), «Кичер, кичерә алсаң» (1998, К.: «Татар китабы»), «Ак болыт» (2003, Яр Чаллы: Газета-китап нәшрияты), «Бүләгем» (2003, К.: «Мәгариф», Һ. К. Андерсен дипломына лаек була), «Чакматаш» (2004), «Яшен ташы» (2007), «Бердәнбер» (2012), «Тәрәзәләр» (2014), «Саумы, болын» (2016), «Ачык тәрәзәләр» (2017, «Елның иң укылган китабы»[1]), «Күрше кызы» (2018) һ. б. китаплары нәшер ителгән. Мамадыш төбәге энциклопедиясе булган «Мамадышым – язмышым» (2005), «Мамадыш – судьба моя» (2007) китапларының баш мөхәррире була. Остазлары итеп Шәйхи Маннур, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллинны саный [2].
Билгеле татар җырчылары (ИлСаф, Азат Тимершәех, Илдар Әхмәтов һ. б.) башкара торган «Тәрәзәләр-әни күзләре», «Бездә, тик бездә генә», «Мамадыш - гүзәл кала»[3] (көйләрен Вәсим Әхмәтшин язган), «Татлы сагыш», «Кирмән башы» (көйләрен Илгиз Закиров язган), «Сине көтәм» (Айдар Тимербаев көе), «Шомырт» (Роберт Газизов көе) һ. б. популяр җырлар авторы.
Мин моңарчы авыл җырчысы дип Мөхәммәт Мәһдиевны, Василий Шукшинны белә идем. Үзем өчен яңалык – инде менә Рафаил Газизовны ачтым. Ике генә битлек хикәяләрендә дә авыл кешеләренең характерын коеп кына куя... |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1988 — РСФСР халык мәгарифе отличнигы
- 1994 — Татарстанның атказанган укытучысы
- 1991 — Шәйхи Маннур исемендәге премия (Мамадыш районы)
- 2003 — Фатих Хөсни исемендәге премия (ТР язучылар берлеге)
- 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлеге» медале
- 2006 — Һ. Х. Андерсен исемендәге халыкара Диплом
- 2007 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2014 — «Мамадыш районы каршындагы казанышлар өчен» медале
- 2022 — Илдар Юзеев премиясе[4]
Гаиләсе
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Самой читаемой книгой года изданной в 2017 году признана книга «Ачык тәрәзәләр» Рафаиля Газизова 2019 елның 22 апрель көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Рафаил Газизов. Мамадыш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
- ↑ Мамадыш-гүзәл кала
- ↑ Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатлары ачыкланды. Татарстан Язучылар берлеге
Әдәбият
үзгәртү- Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. К.: «Мәгариф», 2005.
- Рафаил Шәкүр улы Газизов. «Мәйдан», 2017 ел, апрель, 4-24нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Рафаил Шәкүр улы Газизов 2019 елның 14 май көнендә архивланган.
- Рафаил Газизов «Милләттәшләр» порталында
- Рафаил Газизов хикәяләре