Илсур Сафин (1966)

татар эстрада җырчысы

Баритон тавышлы җырчы Илсур Сафин белән бутамагыз

Илсур Сафин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илсур Җәмил улы Сафин

Туу көне

9 май 1966(1966-05-09) (58 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле

Эшчәнлек еллары

1995 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш

Жанрлар

халык җыры, романс, эстрада

Псевдонимнар

ИлСаф

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

ТР халык артисты - 2017

Милләт

татар

Илсур Сафин, сәхнә исеме ИлСаф, Илсур Җәмил улы Сафин (1966 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Яңа Кәкерле) ― эстрада җырчысы, Филармониянең халык коллективлары бүлеге солист-вокалисты, Татарстанның халык артисты (2017), Татар җыры (1995), «Дуслык моңы» (1995) һ. б. халыкара җыр фестивальләре лауреаты һәм дипломанты.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1966 елның 9 маенда Татарстан АССР Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында муллалар нәселеннән булган алты балалы гаиләдә туган. [1] Әтисе Җәмил Рәшит улы бригадир, әнисе Рушания Хасият кызы чөгендер игүче булган. Туганнары: Гөлнара, Илһам, Азат, Илнур, Ринат (1969―2002).

1983 елда Яңа Кәкерле урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына (1995 елдан академия, 2006 елдан университет) укырга керә. Әлеге югары уку йортының 1нче курсын тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына, Камчаткада, Тын океанда су өстендәге корабта 3 ел хезмәт итә.

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган ягында инженер-механик булып ике ел эшләгәч, җырлыйсы килү теләге җиңә. Татар җыры конкурсында лауреат булгач, 1996 елдан Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башлый. Бераздан үз төркемен булдыра.

Алты яшеннән җырларга ярата. Иҗат дөньясында 1995 елдан бирле. Ике йөз илледән артык җыры бар, илледән артык альбомы дөнья күргән, меңнән артык концерт биргән.[2]

«Тәрәзәләр – әни күзләре», «Кайталар кыр казлары», «Әбиләр чуагы» җырлары белән халык күңеленә кереп кала. Репертуарында «Туган якларым», «Язмышны үзгәртеп булмады», «Никахсыз сөю», «Игезәкләр» җыры, «Без мишәр егетләре» кебек популяр җырлар бар. «Бәхет тукталышы» (Гөлнара Сабирова сүзләре), «Сихерле мәхәббәт» (Рафис Габделганиев, беренче исеме «Агу эчтем»), «Эх, гармунда уйный белсәм», «Сагындырма», «Онытырга телим мин сине» (Эльмира Җәлилова сүзләре, Фирзәр Мортазин көе) кебек җырларнын халык яратып кабул итә. Даими хезмәттәшлек иткән авторлары ― Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Наил Шәймәрданов, Марсель Иванов, Зөфәр Хәйретдинов.[3] Соңгы вакытта дәртле, тиз ритмлы җырларга игътибар итә башлаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаилә хәле

үзгәртү

Беренче никахы Миләүшәдән кызы Энҗе, кияве Руслан, оныгы Сәфинә.
Кызы Айгөл яман шеш авыруыннан вафат булган.
Икенче никахы Зиләдән уллары Җәмил, Аяз.[4][5]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү