Батырша

(Батырша Галиев битеннән юнәлтелде)

Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы Галиев (1710 — 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.

Габдулла Гали углы,
Ğabdulla Ğali uğlı
Туган телдә исем Габдулла Гали улы
Туган 1710(1710)
Себер даругасының Карыш авылы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы)
Үлгән 24 июнь 1762(1762-06-24)
Шлиссельбург, Россия империясе
Милләт татар
Әлма-матер Ташкичү мәдрәсәсе
Һөнәре мулла
Иван Иванович Неплюев боерыгы буенча Батыршаны алу истәлегенә куелган Елизавета капкалары. Ырынбур, 1760 нчы еллар.

Биография

үзгәртү

Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы — Туктаргали абыз, бабасы — Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән.

Татарстан җирендәге Тайсуган (хәзерге Әлмәт районы) һәм Ташкичү (хәзерге Арча районы) авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта[1]. Тайсуган мәдрәсәсендә укыткан шәкертләре арасында — Габдрахман Тайсугани[2], мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы.

1744 — 45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754дә Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754 — 55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.

Рус хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.

Батырша хәрәкәте буларак тарихка кергән баш күтәрү Рус империясе тарафыннан бастырыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.

1762 елда качып китәргә ниятләп Шлиссельбург крепостенең сакчылары белән тигез булмаган бәрелештә дүртесен балта белән чабып үтереп һәлак була.

  • 1990 елның 21 октябрендә БАССР Балтач районы Иске Балтач авылында музее оештырылган.
  • 2017 елда Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV «Фәезханов укулары» конференциясе Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Моңа җавап итеп рус праваслау җәмәгатьчелеге: «Батырша — дәүләткә каршы эшләгән антирус милләтче һәм дини фанатик», дип сөрән сала.[3]

Мирасы

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү