Тере Танып
Тере Танып (рус. Быстрый Танып) — Пермь краенда башланып, Башкортстанның төньяк районнары аша узучы су артериясе. Агыйдел елгасы кушылдыгы булып тора. Озынлыгы 345 км.
География | |
---|---|
АТБ | Башкортстан, Пермь крае |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 66 метр |
Координатлар | 56°45'27.4"тн, 56°13'14.5"кнч, 55°42'18.0"тн, 54°33'31.7"кнч |
РДСР | 10010201612111100025674 |
Нинди сулыкка коя | Агыйдел |
Бассейн мәйданы | 7560 км² |
Озынлык | 345 километр |
Су чыгымы | 44,5 м³/с |
Елга Пермь краеның Чернушка районнарында башланып, Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Кызыл Кама районнары аша ага. Иске Бөртек авылы янында Тере Танып икегә аерыла: Тере Танып турыдан Агыйделгә коя, ә Үле (Черек) Танып атлы болак үз юлында сазлыклар хасил итеп, Агыйделгә түбәнрәк җирдә суын коя.
Елга бассейнының югары һәм түбән өлешендә катнаш урманнар, урта агымда – авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Агымсунуң еллык өлешенә – язын 66%, җәен һәм көзен – 14%, кышын – 14% туры килә.
Кушылдыклары: Көтмәс, Ар, Кизгән, Себергән (сул яклап); Йок, Әҗәк, Гәрә, Мулья, Калтаса, Тыхтем (Тыкчем) (уң яклап).