Гәрә (елга)
Гәрә (рус. Гарейка) — Тере Танып елгасының уң кушылдыгы[1].
География | |
---|---|
АТБ | Башкортстан |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 78 метр |
Координатлар | 55°51'18.0"тн, 55°9'20.9"кнч, 55°51'18.4"тн, 55°9'21.6"кнч, 55°51'19"тн, 55°9'21"кнч |
РДСР | 10010201612111100026121 |
Нинди сулыкка коя | Тере Танып |
Бассейн мәйданы | 859 км² |
Озынлык | 73 километр |
Тәтешле районы Юрмиязбаш авылы көнчыгышка таба 2,5 км еракта башлана. Төньяк-көнбатыштан көньяк көнчыгышка таба ага, Гәрәбаш авылы янында юнәлешен көньяк көнбатышка үзгәртеп, алга таба Тәтешле, Яңавыл, Борай, Калтасы районнары буйлап ага һәм Тере Танып елгасы (тамагыннан 74 км ерак арада) коя. Озынлыгы 73 км, бассейн мәйданы 886 км². Башлыча кар сулары белән туена. Тамагында уртача еллык су чыгымы 1,5 м³/с. Бассейнының рельефы тигез. Ландшафтлары урман соры тупрагында, кәсле көлсу һәм кара тупракта үскән кара ылыслы-киң яфраклы, нарат урманнарыннан, сазлыклардан, болынлы далалардан һәм коры болыннардан тора. Елгада Тәтешле районы Кашкак авылы тирәсендә сусаклагыч төзелгән. Иң зур кушылдыклары: Урман Гәрә, Вәрәш, Исәнбай (барысы да — уң яктан).
Су реестры мәгълүматы
үзгәртүРоссия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026121
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102612
- Бассейн коды — 10.01.02.016
- ГӨ буенча саны — 11
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
- ↑ 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Гарейка.
Сылтамалар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)
- РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.
Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |