Тере Танып (рус. Быстрый Танып) — Пермь краенда башланып, Башкортстанның төньяк районнары аша узучы су артериясе. Агыйдел елгасы кушылдыгы булып тора. Озынлыгы 345 км.

Тере Танып
География
АТБ Башкортстан, Пермь крае
Ил Россия
ДДӨБ 66 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 56°45'27.4"тн, 56°13'14.5"кнч, 55°42'18.0"тн, 54°33'31.7"кнч
РДСР 10010201612111100025674
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 7560 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 345 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 44,5 м³/с Edit this on Wikidata
Карта
Тере Танып елгасы

Елга Пермь краеның Чернушка районнарында башланып, Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Кызыл Кама районнары аша ага. Иске Бөртек авылы янында Тере Танып икегә аерыла: Тере Танып турыдан Агыйделгә коя, ә Үле (Черек) Танып атлы болак үз юлында сазлыклар хасил итеп, Агыйделгә түбәнрәк җирдә суын коя.

Елга бассейнының югары һәм түбән өлешендә катнаш урманнар, урта агымда – авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Агымсунуң еллык өлешенә – язын 66%, җәен һәм көзен – 14%, кышын – 14% туры килә.

Кушылдыклары: Көтмәс, Ар, Кизгән, Себергән (сул яклап); Йок, Әҗәк, Гәрә, Мулья, Калтаса, Тыхтем (Тыкчем) (уң яклап).

Искәрмәләр

үзгәртү