Ташкичү мәдрәсәсе
Ташкичү мәдрәсәсе — Казан губернасы Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Татарстанның Арча районы) Ташкичү авылында XVIII—XIX гасырларда эшләгән дини уку йорты[1]. XVIII гасырның олы мәдрсәләренең берсе.
Эшләү еллары | XVIII гасыр–1918 ел |
---|---|
Адрес | Русия империясе Казан губернасы, Казан өязе Мәмсә волосте, Ташкичү |
Тарих
үзгәртүМәдрәсәдә үз заманының данлыклы дин әһелләре укыганнар һәм укытканнар. 1742—1746 елларда ахун Габдессәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колгура (Габдүш, 1700—1763 елдан соң вафат) мәдрәсә мөдәррисе булып торган[2]. Данлыклы шәкерте (1734—1744 еллар аралыгында) — Батырша (Габдулла Галиев, 1710—1762), 1755—1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе.
Мәдрәсәдә мөдәррис булып 40 елга якын (1821—1856 елларда) Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1787—1856) эшли. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889). Шиһабетдин Мәрҗани 1838 елда Бохарага укырга киткәнче әлеге мәдрәсәдә дүрт ел укыта.
Галерея
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, 247нче бит.
- Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-221нче бит. ISBN 5-298-01052-0
- Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7