Мәмсә вулысы

Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге
(Мәмсә волосте битеннән юнәлтелде)


Мәмсә вулысы (рус. Мамсинская волость) — 1860-еллардан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнчыгышка 75 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Мәмсә авылы.

Мәмсә вулысы
Ил

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Мәмсә

Нигезләү датасы

1860-еллар

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

22 639 кеше[1]

Милли состав

татарлар

Мәмсә вулысы, харита

Тарих үзгәртү

 
Мәмсә вулысы (1914 ел)
 
Статистика, 1908 ел.
 
Статистика, 1908 ел.

Мәмсә вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә урнашкан.

1860-елларда Казан өязенең өченче стан составында барлыкка килә.[2]

1860-еллардан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Мәмсә вулысы Балтач, Яңа Кишет, Чар өязенең Шеңшә вулыслары, Нократ губернасының Өрҗем өязенә кергән Хлебниково һәм Төрек вулыслары белән чиктәш булган.[3]

1930 елда Мәмсә вулысы юкка чыгарыла, аның күпчелек территориясе Әтнә һәм Түнтәр районнарына кушыла.

Административ бүленеш үзгәртү

1883 елда Мәмсә вулысында 19 община, 22 торак пункты (Мәмсә, Сердә, Шурабаш һ.б.) һәм 1462 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 145,6 км², сөрү җирләре 178 км² тәшкил иткән.[4]

1890 елда вулыста 21 торак пункты һәм 2108 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 283 км² тәшкил иткән.[5]

1897 елда вулыста 21 торак пункты,[6] 1914 елда 20 торак пункты, 2843 йорт хуҗалыгы булган.[7]

1926 елның 1 гыйнварында вулыста 23 авыл җирлеге, 30 торак пункты һәм 4519 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 439 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1883 1885 1890 1897 1914 1926
11252 11847 12387 13233 17109 22639

1883 елда халык саны 11252 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5678 җан, хатын-кызлар — 5574.[4]

1885 елда халык саны 11847 кеше тәшкил иткән.[8]

1890 елда халык саны 12387 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 6154 җан, хатын-кызлар – 6233.[5]

1897 елда халык саны 13233 кеше тәшкил иткән.[6]

1914 елда халык саны 17109 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 8722 җан, хатын-кызлар — 8387.[7]

1926 елда вулыста 22639 кеше яшәгән.[1] Төп милләт: татарлар.[9]

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

1914 елда 2843 йортта 2216 ат, 5844 сарык, 209 кәҗә һәм 2712 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 26804 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[7]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  4. Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т. Вып. 4. : Губернии Нижне-Волжской области. [Казанская, Симбирская, Саратовская, Самарская, Астраханская]. — 1883. — VI, 247 с.
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. — Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.
  6. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 г. / РСФСР. Нар. комиссариат внутренних дел. Стат. отд. — М. : Изд-во Гл. упр. коммун. хоз-ва НКВД, 1926. -284 с. : ил., табл.. — .
  7. Адрес-календарь и Справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Казань : Казан. губ. стат. ком., 1914. -XLIII, 819 с.. –

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 [1]
  2. Казанский уезд :: Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Карта Казанского уезда Казанской губернии 1910 года.
  4. 4,0 4,1 Волости и важнейшие селения Европейской России : По данным обследования, произведенного стат. учреждениями М-ва вн. дел : Вып. 1 — 8. — СПб. : Центр. статист. комитет, 1880 — 1886. — 8 т.
  5. 5,0 5,1 Волости и гмины 1890 года. — СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. — (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская — XXV Нижегородская. — 1892. — 380 с. разд. паг. — (Статистика Российской империи; 15).
  6. 6,0 6,1 Список селений Казанской губернии 1908.
  7. 7,0 7,1 7,2 Отчет Казанской Уездной Земской Управы о ее действиях с 1-го января 1914 года по 1-е января 1915 года 51 очередному Казанскому Уездному Земскому Собранию..
  8. Занятия крестьянского населения Казанского уезда во второй половине XIX века (по материалам периодической печати)(үле сылтама)
  9. Сборник декретов, постановлений, важнейших циркуляров и других материалов в области реализации татарского языка