Төп менюны ачу

Ташкичү мәчете (Арча районы)

Ташкичү мәчетеТатарстанның Арча районы Ташкичү авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе. XIX гасыр башы татар дини архитектурасы истәлеге[1]. Мәчет каршында 1755—1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе Батырша (Габдулла Туктаргали улы Галиев, 17101762) укыган мәдрәсә эшләгән.

Мәчет
Ташкичү мәчете
Ил Русия
Авыл ТР, Арча районы, Ташкичү
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре ике катлы таш мәчет
Нигезләүче Сөләйман Нәзиров (?—1837)
Төзелеш еллары ???—1817 еллар
Төп даталар:
1819 — беренче намаз укылган
1834 — киңәйтелгән
1850 — төзәтелгән
1875 — манарасы биегәйтелгән
1879 — төзәтелгән
1930 — ябылган, манарасы алынган
Халәте гамәлдә

ТарихҮзгәртү

Казан губернасы Казан өязе Мәмсә волосте (хәзерге Татарстанның Арча районы) Ташкичү авылында ике мәчетнең берсе булган таш мәчетне 1817 елда Оры авылы сәүдәгәре Сөләйман бине Нәзир бине Туктамыш бине Мөслими (?—1837) төзетә. 1819 елда беренче намаз укыла[2]. 1834 елда Сөләйман бине Нәзирнең улы Госман (?—1848) мәчетне (аслык тәрәзәләре куеп) төзетеп бетерә. 1850 елда Ташкичү авылы кешесе хаҗи Фәхретдин бине Гобәйдулла бине Госман (?—1852) бинаны сипләтеп, төзәттереп, түшәм җәйдерә. Хаҗи Вәлит бине Мөсәгыйть бине Мөхәммәт бине Заһит бине Арслан әт-Ташкичүинең (?—1859) мәчетне төзәттерүе билгеле. 1875 елда давыл вакытында манараның өске өлеше кубып төшкән. Манараны Казан сәүдәгәре Әхмәт бине Фазыл бине Нигъмәтулла бине Бәшир бине Габдеррәхим бине Уразмөхәммәт искесеннән биегрәк итеп төзеттерә. Гөмбәзен 52 сумга яңадан эшләттерә, гөмбәз өстенә ай куйдыра. Алтын белән йөгертү өчен 35 сум бирә. 1879 елда Садыйк бине Гобәйдулла бине Ибраһим бине Давыт бине Бикмөхәммәт бине Җанмирза бине Хуҗасәет әл-Орыви мәчетне тагын төзәттерә, койма койдыра, алдына фонарьлар ясата.

1930 елда мәчет ябылган.

Хәзерге вакытта мәчетнең таш бинасы исән. Авыл халкы мәчетне яңадан сафка бастырган.

ИмамнарҮзгәртү

Имамнар арасында ахун Габдессәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колгура (Габдүш, 17001763 елдан соң) аерым урын тоткан[3] Данлыклы шәкерте — Батырша (Габдулла Галиев, 17101762), 1755—1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе.

XIX йөзнең беренче чирегендә мәчеттә (хәзерге Татарстанның Арча районы) Кышкар авылында туган Шәмсетдин бин Габдерәшит әл-Кышкари (?—1832) имам вазифасын үтәгән. Ятим калган Шәмсетдинне үзенең баласы булмаган Ташкичү авылы сәүдәгәре Баязит бине Ибраһим тәрбиягә ала. Шәмсетдин Бохарадан укып кайткач, аны мәчеткә өлкән мулла итеп билгеләтә. Махсус аның өчен зур мәдрәсә бинасы салдыра. Яшь дин белгече әлеге мәдрәсәдә күп санлы шәкертләргә белем бирә. 1820-елларда Шәмсетдин хәзрәт хаҗга кузгала. Юлда Каһирәдә (Мисыр) туктый, Мисыр хакиме Ибраһим паша белән таныша. Ибраһим паша белемле хәзрәткә Әл-Әзһәр университетында фарсы телен укытырга тәкъдим итә. Шәмсетдин данлыклы мөселман университетында 7 ел укыта. 1832 елда вафат.

Шәмсетдин хәзрәт хаҗга киткән 1820 елда мәчетнең икенче мулласы Габделсәлам бине Габдрахман әл-Курсави да вафат була.

1821 елда имам урынын Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баhаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (17871856) ала. Унике ел Бохараның «Турсуния» мәдрәсәсендә укып кайткач, (хәзерге Әтнә районы) Япанчы авылында имам-хатыйб була. Гаиләсе белән Ташкичүгә күчеп килеп, имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе була. Шәкертләре арасында — үзенең улы, XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани.

1858 елда Баhаветдин хәзрәтнең икенче улы Садретдин имам-хатыйб итеп сайлана. Ярты гасырдан артык имам вазифасын башкарган.

1890 елдан аңа улы, мәчетнең икенче мулласы Габделмөэмин Садретдин улы Баһаветдинов ярдәм итә башлаган.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
  2. Ф. Г. Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. К.: Мәгариф, 2005, 247нче бит.
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-221нче бит. ISBN 5-298-01052-0

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү