Илдар Гаянов, Илдар Ихсан улы Гаянов, баш.  Ғаянов Илдар Ихсан улы, рус. Гаянов Ильдар Ихсанович (19.03.1957) — рәссам, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы (1998). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2004). Император сәнгать академиясе (Петербург) әгъзасы.

Илдар Гаянов
Илдар Ғаянов
Туган телдә исем Илдар Ихсан улы Гаянов
Туган 19 март 1957(1957-03-19) (67 яшь)
БАССР Балтач районы Сәйтәк авылы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Екатиринбур сынлы сәнгать укуханәсе[d]
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (2004)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
«Төньяк амурлары»

1957 елның 19 мартында БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Свердловск сәнгать училищесынең (хәзерге И.Д. Шадр исемендәге Екатеринбург сәнгать училищесы) сынлы-сәнгать-педагогика бүлеген (педагог Г.С. Метелев сыйныфы) тәмамлаган (1982).

Үсмерчагында рәсем сәнгатенә юлны авылдашы һәм туганы рәссам Зөфәр Гаянов күрсәтә[1].

Төрле жанрларда һәм мәүзүгъта иҗат ителгән 100 дән артык картинасы бар. Контраст төсләр кулланып, картиналарында үзенчә яңгыравыклы колорит тудыра.

Картиналар: «Бакчадагы кыз» (Девушка в саду, 1990), «Балконда» (На балконе, 1996)
Пейзажлар: «Кышкы төн» (Зимняя ночь, 1996), «Яз» (Весна, 1996)
Аллегорияләр: «Төн» (Ночь, 1997), «Полифем белән пейзаж» (Пейзаж с Полифемом, 1998), «Бәйрәм» (Праздник, 1998)
Портретлар: «Рәссам Зөфәр Гаянов портреты» (1995), «Венера Зиянчурадан» (1996), «Композитор Рафаил Касыймов портреты» (1999), «Композитор Роза Сәхәветдинова портреты».

1999-2004 елларда тарихка һәм сугыш темасына (баталь жанрга) мөрәҗәгать итә. «Иван IV янында башкорт илчеләре» (Башкирские послы у Ивана IV) картинасын яза.

1812 елгы Ватан сугышында башкорт атлыларының катнашуы турында (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) зур полотнолар ясый: «Березино янында сугыш» (Битва под Березино), «Бородино янында сугыш» (Битва под Бородино), «Башкорт гаскәре Парижда» (Башкирское войско в Париже).

2002-2004 елларда Салават Юлаевка багышланган «Салават турында хикәятләр» («Сказания о Салавате») исемле картиналар шәлкемен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) иҗат итә: «Үсмерчак» (Отрочество), «Ата һәм ул» (Отец и сын), «Чакыру» (Призыв), «Салаватның Пугачев белән очлрашуы» (Встреча Салавата с Пугачёвым), «Уса кирмәнен камау» (Осада Осинской крепости).

Күргәзмәләре

үзгәртү

1988 елдан республика дәрәҗәсендәге, 2000 елдан халыкара күргәзмәләрдә (барлыгы 14) катнаша. Күргәзмәдә катнашкан беренче картинасы — «Өйгә» (Домой)[2].

7 шәхси күргәзмәсен оештыра: Уфада (1992, 1995, 2009), Казанда (1996) һ.б.

Хезмәтләре Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәге музеенда (Казан), Чуаш дәүләт сәнгать музеенда (Чабаксар)[3], УГАЭСның «Academia» галереясында (Уфа), Россия һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана [4].

Ат спорты һәм атбагучылык музеен (Уфа) оештыруда катнаша[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. «Художники Советской Башкирии» (төзүче Э. П. Фенина). Уфа: БКН, 1979.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү