Иске Яхшый мәчете

Иске Яхшый мәчете1738 елда Казан (1744 елдан Ырынбур) губернасы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) Иске Яхшый авылында төзелгән мәчет. Шуралар хакимияте чорында республика төньягындагы 18 районга хезмәт күрсәткән, манарасы төшерелми калган, эшчәнлеген туктатмаган бердәнбер мәчет [1]. XVIII гасырның архитектура һәйкәле. БР саклана торган объектлар ресстрына кертелгән.
Координатлары N 56° 0' 28.08" E 55° 53' 1.32".

Мәчет
Иске Яхшый мәчете
Ил Русия
Авыл БР, Балтач районы, Иске Яхшый
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан агач мәчет
Нигезләүче Мирхәйдәр хәзрәт
Төзелеш еллары 17371738 еллар
Төп даталар:
1737 — мәчет төзелгән
1942 — ябылган
1945 — яңадан ачылган
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Иске Яхшый авылына 1730 елда нигез салынган. Авыл нигезләнү белән, анда вакытлыча гыйбадәт кылу урыны булдырылган. Авылның беренче имамы — Атик Әйтмәтов. Икенче имамы — Мирхәйдәр хәзрәт. 17371738 елларда аның җитәкчелегендә беренче мәчет төзелә[2]. Мәчет каршында мәдрәсә эшли башлый. Мирхәйдәр хәзрәтнең олы улы үзе янында икенче имам булып тора.

1788 елда Яхшый авылы халкы икенче мәчет төзергә рөхсәт сорап, губерна җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. 18001805 елларда икенче (яңа) мәчет төзелә, мәчет каршында мәдрәсә эшли.

1932 елда яңа мәчет ябыла. Бинасы башта мәктәп итеп файдаланыла. Сугыш елларында күмәк хуҗалыкның атларын тоту өчен файдаланалар. Сугыштан соң, мәчет бинасы сүтелеп, мәктәпнең спорт залы итеп салына.

Беренче мәчет үз вазифасын башкаруны дәвам итә. Иске Яхшый мәчете Шуралар хакимияте чорында республика төньягындагы 18 районга хезмәт күрсәткән бердәнбер мәчет була. Җомга намазларына Свердловск, Пермь өлкәләреннән мөселманнар килгән[3].

1942 елда мәчетне ябалар. Бинасы ашлык саклау урыны итеп кулланыла. 1945 елда мәчет яңадан ачыла һәм эшен дәвам итә. Әлеге чорда имам булып Абзалетдин, Сафетдин, Миңнебай, Мифтах хәзрәтләр торган.

1990 елдан мәчет белән Хәлимулла Мортазин җитәкчелек итә. 19931994 елларда хуҗалыкара урман хуҗалыгы башлыгы Фәметдин Галиәкбәров ярдәме белән манара һәм мәчет түбәсе өлешчә яңартыла. Ябылган икенче мәчет урыны да киртәләп алынган.

Мәчетнең 260 еллыгына диварлары, түбәсе яңартыла, эчке өлеше матурлана.

Әдәбият үзгәртү

  1. Рәфис Муллагатдәр. Иске Яхшый мәчетенә – 270 ел. Китапта: Мөселман календаре, К.: «Идел-Пресс», 2019 ел, 207—213нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү