Миңнулла Бәдретдинов

1943 елның августында Кызыл Армия частьлары Днепрны кичәргә әзерләнә. Миңнулла хезмәт иткән 78нче гвардия укчылар полкында кичүне оештыру өчен штурм отряды төзелә. Ул өч төркемгә бүленә. Шуларның берсенең командиры итеп гвардия сержанты Миңнулла Бәдретдинов тәгаенләнә. Отряд командиры өлкән лейтенант Зевахин өч төркемгә дә Днепрны кичеп чыккач җыелу урынын аңлата. Елганы немецлар көтмәгән урында кичәләр. Ләкин дошман сизеп кала һәм яктырткыч ракеталар очыра, ут ача. Елга өстенә су баганалары күтәрелә. Отряд аз югалтулар белән Днепрны кичә. Уң як ярга чыгу белән өч төркем дә, “Ура” кычкырып, төнге һөҗүмне башлый һәм дошманның беренче траншеясына бәреп керә. Дошманның аптырап калуыннан файдаланып, безнең сугышчылар икенче траншеяны да басып ала. Һушына килгән фашистлар утны көчәйтә. Өченче траншеяга якынлашканда Миңнулла, граната ташлап, үз төркемен атакага күтәрә. Траншеяга сикереп төшүгә Миңнулла озын чандыр немец солдаты алдына туры килә, аны каскасы белән дөмектерүгә, ике фашистны күреп кала, аларны да юк итә. Ә инде дүртенчесенә өлгерә алмый кала. Немец граната ыргыта. Һәм ул һәлак була. Гвардеецлар өченче траншеядан да дошманны бәреп чыгара һәм Днепрның уң ярындагы калкулык безнекеләр кулында була. Хәзер инде төп көчләргә елга аша чыгу тәэмин ителә.

Миңнулла Бәдретдинов
Туган 1901
Чургылды, Акбулатовский сельсовет[d], Тәтешле районы
Үлгән 29 сентябрь 1943(1943-09-29)
Солонянский район[d], Днепропетровск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены

Шушы сугышта батырлык күрсәткән өчен СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы указы нигезендә Миңнулла Бәдретдиновка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә”.

Герой мәңгелеккә Днепрның уң як ярында кала. Ул Украинаның Вовниг авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән. Һәлак булган солдатлар истәлегенә анда һәйкәл куелган.

Сылтама

үзгәртү