ЧургылдыБашкортстанның Тәтешле районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 488 кешенең яшәве мәгълүм.

Чургылды
Халык саны 488 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 56°8'22"тн, 55°38'55"кнч
Почта индексы 452844 Edit this on Wikidata
Карта

Почта индексы — 452844, ОКАТО коды — 80250805003.

География үзгәртү

Уфадан 156 километр еракта.

Тарихи мәгълүмат үзгәртү

Борынгы заманнарда Чургылды авылы утырган җирләрне кара урман каплаган булган. 1831 елда бу җирләргә Аксәет авылыннан Рәимкол бабай килеп урнашкан. Аннан соң Мөкел, Садыйк картлар килгәннәр. 1834 елда Ибраhимгалим бабай килеп урнашкан. Йорт хуҗалары арта барган. Тагын Фазыяхмәт, Шаhимәрдән, Галиулла, Ситдыйк бабайлар килгән. Шушы бәләкәй генә авыл Вәҗит дип аталган. Ә авылның әлеге исемен Садыйк бабай чургылып, ургылып чишмә агуыннан Чургылды дип атаган.

Чургылдыда беренче тапкыр 1849 елда мәчет салына. 1831-1896 елларда авылда йортлар саны 40ка җитә. Авылда иң беренче мәктәпне Зәйнәшев Карам салдыра. Ә 1911 елда Чургылдыда Газиз мулла мәктәп төзетә. Мәктәп елга буенда урнашкан була. Анда Бакиров Гани, Киеков Лотфирахманнар, хатын-кызларны Шакир мулла укыта.[1] Чургылды авылыннан сугышка 138 кеше киткән, 46 кеше исән сау әйләнеп кайткан. Миңнулла Бәдретдинов (1901 - 29.09.1943) — Советлар берлеге герое исеменә лаек була. Сугыштан соң Текән авылыннан килеп төпләнгән Габделхәй Сәетов (1924-2000) — шундый ук исемгә лаек була.

Чургылдының 8 урамы бар: Әтәч урам, Төрепкә, Бака, Бушкилде, Сулмаш, Урта Карамал hәм Урта урамнары. Сигезенче булып, 1999 елдан Сәетов урамы төзелә башлый.

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
488

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү