Гайнан Әмири (Гайнан Гыймазетдин улы Әмиров, башк. Ғәйнан Әмири, Ғәйнан Ғимәжетдин улы Әмиров) – язучы, фронтовик шагыйрь, тәрҗемәче. Әсәрләре татар, рус, башкорт телләрендә.

Гайнан Әмири
Туган телдә исем Гайнан Гыймазетдин улы Әмиров
Туган 25 август 1911(1911-08-25)
Яңа Артавыл, Бөре өязе, Уфа губернасы
Үлгән 8 октябрь 1982(1982-10-08) (71 яшь)
Уфа, Башкортстан АССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Яшәгән урын Белгечләр йорты[d], Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1911 елның 25 августында Уфа губернасы Бөре өязе ( хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы) Яңа Артавыл авылында туган. 1982 елда вафат.

Бөре татар педагогия укуханәсен (1930), Башкортстан педагогия институтын (1938) тәмамлый.

1930 елдан Уфада, Коммуна, “Ленинчы”, "Яшь төзүче” гәҗитләрендә эшли.

19331935 елларда хәрби хезмәттә була.

19381942 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан тел һәм әдәбият гыйльми - тикшеренү институтында эшли.

1942 елда сугышка китә. Чкалов (Ырынбур) шәһәрендә командир составы курсларын тәмамлый. Бригада штабында элемтә бүлеге башлыгы сыйфатында Мәскәү, Сталинград яны сугышында катнаша. ОрёлКурск дугасында, Днепр аша кичүдә, Беларус җирендә яуларда катнаша. Кызыл Йолдыз ордены,I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. капитан дәрәҗәсендә запаска чыга[1].

19461952 елларда Башкортстан язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары, КПСС ның Башкортстан өлкә комитетында әдәбият – сәнгать бүлекчәсе мөдире.

19521955 елларда ССРБ фәннәр академиясенең Башкортстан бүлегендә бүлекчә мөдире.

19551957 еллардаӘдәби Башкортстан” (хәзерге «Агыйдел», баш. “Ағиҙел”) журналында мөхәррир (1955), мөхәррир урынбасары[2].

 
Г.Әмири М.Гафури белән (артында, сулда басып тора)
Чехов санаторие.1933.
 
Г.Әмири кулъязмасы, имзасы белән

Язучы һәм шагыйрь егерменче елларда татар телендә дүрт китап чыгара: икесе Уфада, берсе Казанда, тагын берсе Мәскәүдә; 1926 елда чыккан «Кооператорлар» исемле хикәяләр җыентыгы татар телендә [3]

1930 елның ноябренда “Коммуна” гәҗитендә эшләгәндә Мәҗит Гафуридан фатыйха ала : Шигырь кешенең йөрәгенә үтәргә тиеш. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә. Йөрәгеңне эшләргә мәҗбүр ит[4]. Язган очерклары ”Яңа уйлар” (1930) китабында нәшер ителә. “Кимсетелгән Шәмсетдин, трудденьсез Нуретдин” поэмасы белән шагыйрь буларак таныла.

Сугыш еллары лирикасы “Солдат йөрәге” (1944) китабында урын алган. Сугыштан соң күбрәк фәлсәфи шигырьләр иҗат итә.

Җәлил”, “Алтын”, “Ике мәхәббәт”, ”Зур бакча” хикәяләре аны проза остасы итеп таныта. “Морадым”, “Гашыйклар” повестьлары укучыларның яратып укыган китабына әверелә. “Бөек Ватан сугышы елларында башкорт әдәбияты”, “Башкорт чәчәннәре” исемле гыйльми хезмәтләре бар.

А.С. Пушкин, Н.А. Некрасов, С.Маршак, шулай ук украин, болгар, поляк, кытай, һинд,гарәп, монгол, чех шагыйрьләрен тәрҗемә итте[5]. Сәхнә өчен бер пәрдәлек пьесалар, “Таштугай” драматик легендасын язды, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр”ен сәхнә әсәре итте.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1939).

Кызыклы факт

үзгәртү

Рус язучысы Константин Симоновның «Көннәр һәм төннәр» әсәренең баш каһарманы капитан Сабуров ның прототибы – капитан Гайнан Әмири[6].

Әсәрләре

үзгәртү
  • Август төнендә” (Уфа, 1936)
  • Байрак өчен” (Уфа,1938)
  • "Кем көчле?" (Уфа,1947)
  • Яшәү шатлыгы” (Уфа, 1951)
  • Радость” (Уфа,1953)
  • Яшәү – яну” (Уфа,1957)
  • Сайланма әсәрләр (Т.1 1961, Т.2 1962, Уфа)
  • Ак җилкән” (Уфа,1971)
  • Жизнь – не сабантуй” (Уфа,1972)
  • Тулпарлар” (Уфа,1976)
  • Августовские звёзды” (Уфа,1981)

Әдәбият

үзгәртү

1. С.Байков. Әмири хикәяләре. «Октябрь», 1941, № 3.

2. Ә.Чаныш. Г.Әмири иҗаты. «Октябрь», , 1948, № 1.

3. Г.Хөсәенов. Тынгысыз язучы. «Агыйдел», 1961, № 9.

4. С.Агиш. Башкорт язучысы Г. Әмиригә 50 яшь. «Совет әдәбияты», 1961, № 3.

5. Н.Зарипов. Әдипнең иҗат бакчасы. «Агыйдел», 1981, № 8.

Чыганаклар

үзгәртү

Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., ил.

Совет Башкортстаны язучылары (биоблиографик белешмә). Уфа, 1988.

Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1988.

Искәрмәләр

үзгәртү