Төп менюны ачу

Әмир Чаныш(псевдоним, тулы исеме Әмир Идрис улы Чанышев, баш. Әмир Чаныш, Әмир Иҙрис улы Чанышев) – язучы, әдәбият галиме, татар.[1]

Әмир Чаныш
Әмир Чаныш
Ә.Чаныш.jpg
Әмир Чаныш
Тугач бирелгән исеме: Әмир Идрис улы Чанышев
Туу датасы: 15 гыйнвар 1909(1909-01-15)
Туу урыны: Чиләбе өлкәсе, Павловский (Бреды районы)
Үлем датасы: 4 апрель 1996(1996-04-04) (87 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1930-1996
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Юлда» (1930)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1909 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Бреды районы) Павловский бистәсендә туган. Яшьли ятим калып, Орск шәһәре балалар йортында тәрбияләнә. Уфада В.И. Ленин исемендәге интернат-мәктәпне, педагогия институтын (1932), Мәскәүдә Тел гыйлеме институты аспирантурасын (1939) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1949) диссертациясен яклый. 1932 елдан Уфада милли мәдәният гыйльми-тикшеренү институтында (1932 - директор, 1933 - директор урынбасары; директор – Габдулла Амантай) эшли.

Сәяси репрессияҮзгәртү

БАССР язучылар берлегендә әгъза була, ләкин 1936 елның 8 июлендә «әдәби тәнкыйть өлкәсенә Бухаринның зыянлы күрсәтмәләрен сөйрәп керткән өчен» берлектән чыгарыла.[2]

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1942 елдан алып сугышта рядовой солдат булып катнаша. Курск өчен сугышларда, Пүлшә, Чехословакия, Маҗарстан, Алмания җирләрендә яу кырында тупчы була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соңҮзгәртү

Уфада дәүләт университетында (1945-1954), Бөре педагогия институтында (1954-1955), Төрекмәнстанның Чарджоу (хәзерге Төрекмәнабат) шәһәре педагогия институтында (1955-1957) укыта. 1957 елдан Уфада дәүләт университетында (1957-1977) эшли.[3]

ИҗатыҮзгәртү

 
«Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете» (1976) (рус.)

ХХ гасырның утызынчы елларыннан ук тәнкыйтьче, прозаик буларак таныла. «Юлда» (1930), «Әйтүк» (1935), «Кавказ хикәяләре» (1940), «Хикәяләр» (1948) китаплары чыга. 1970 еллардан иҗаты активлаша. «Әрем чәчкәсе» (1978), «Бер йотым су» (1986) исемле хикәяләр җыентыгы чыгара. «Күңел түрендә» (1983) автобиографик повестен яза. «Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете» (1976) романында, «Күк күкрәтеп, җир тетрәтеп» (1982) повестенда сугыш һәм тыл каһарманнары тасвирлана.

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

Фәнни хезмәтләре Мәҗит Гафури, Мостай Кәрим, Рәшит Нигъмәти иҗатларын өйрәнүгә багышланган. «Башкорт совет әдәбияты тарихы»ның (2 томда, 1963-1966) автордашы. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслекләр төзүдә катнаша.

Моны да карагызҮзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1936 елда чыгарыла; 1979 елдан исәпләнә)

ЧыганакларҮзгәртү

1. Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү