Габдулла Амантай

Габдулла Амантай (псевдоним, чын исеме Габдулла Сәхипгәрәй улы Амантаев, баш. Ғабдулла Амантай, , Ғабдулла Сәхибгәрәй улы Амантаев) – язучы, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе.

Габдулла Амантай
Ғабдулла Амантай
Туган телдә исем Габдулла Сәхипгәрәй улы Амантаев
Туган 23 декабрь 1907(1907-12-23)
Югары Ильяс, Бозаулык өязе, Самара губернасы
Үлгән 10 июль 1938(1938-07-10) (30 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Һөнәре язучы, мөхәррир, тел галиме
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет 1-Гатифә, 2-Сабихә[1]
Балалар улы Альберт, кызы Ролена
Ата-ана
  • Сәхипгәрәй (әти)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1907 елның 23 декабрендә Самара губернасы Бозаулык өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Кызыл Гвардия районы) Югары Ильяс авылында туган.

Мөгаллим атасы ярдәмендә бик яшьли русча укырга өйрәнә, татар, рус язучыларының әсәрләрен мавыгып укый.[2]

1917 елда Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда уку елларында Шәехзадә Бабич, Давыт Юлтый, Муса Җәлил, Сәгыйть Агиш белән якыннан аралаша. Соңыннан укуын Ырынбурда Кәрвансарайда ачылган башкорт педагогия техникумында дәвам итә.

1921 елда, 14 яшендә үк, Тук-Чуран кантоны комсомол сәркатибе вазыйфасына сайланган. 1924 елда комсомолның өлкә комитетына эшкә алына һәм Аргаяш кантонына сәркатип итеп җибәрелә.

1926-1928 елларда «Яшь юксыл», «Башкортстан яшьләре» (1925 елдан «Башҡортостан йәштәре») газеталарында эшли.[3]

1928-1931 елларда Ленинградта тарих, фәлсәфә һәм тел белеме институтының көнчыгыш бүлемендә укый. Институтны уңышлы тәмамлагач, аспирантурада калдыралар. Аспирантурада укыганда кандидатлык диссертациясе әзерли. Аспирантураны бетергәч, Уфага эшкә кайта.

1933-1936 елларда М. Гафури исемендәге тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты директоры, бер үк вакытта Уфа педагогия институтында әдәбият кафедрасы доценты вазыйфасында.

19341935 елларда «Октябрь» журналының мөхәррире була.

ССРБ язучыларының I съездында (1934) катнаша.

1937 елның 26 августында ВКП(б) өлкә комитеты карары белән Г. Амантай “тел һәм әдәбият институтының фәнни хезмәтләрендә тупас сәяси хаталар җибәрүдә, милли әдәбияткә фирка сәясәтенә каршы булган милли фикерләрне сөйрәп алып керүдә” гаепләнеп,[4] җитәкчелектән алына, фиркадән чыгарыла һәм фаҗигале сәясәт корбаны була. 1957 елда исеме аклана.[5]

 
Муса Җәлил, Габдулла Амантай (с)
Ырынбур,1923.

Г. Амантайның әдәбият белән мавыгып китүе заманында төрки халыкларның әдәбияты, матбугаты, сәнгате үсешендә зур роль уйнаган Ырынбур шәһәренә укырга килү вакыты белән тәңгәл килә. «Без» дигән беренче шигыре 1921 елда «Башкортстан» газетасында татар телендә басыла. Үзенең сабакташ дуслары Муса Җәлил, Сәгыйть Агиш, Шәехзадә Бабич, Давыт Юлтый кебек үк, шигырьләрендә илне үзгәртеп коруда, халыкның аң-белемен күтәрүдә комсомолның әһәмиятле эшләр башкаруын данларга омтылды.

Балалар өчен «Авыл малайлары» (1928), «Бәләкәй дусларга» (1928), «Тырыш Вәли» (1928), «Су буенда» (1930), «Чынаяк» (1931), «Йорт хайваннары» (1935), «Ала карга әкияте» (1935), «Мәкальләр» (1936), «Җомаклар» (1936), «Шигырьләр» (1938) китаплары язды. «Еллар үткәндә» дигән пьесасы барлыгы да мәгълүм.

Язучы шулай ук әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләде, әдәбият дәреслекләре язды.

Халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү белән шөгыльләнде: «Фольклорның сыйнфый характеры», «Фольклорның әһәмияте», «Фольклор һәм әдәби тел», «Фольклор һәм матур әдәбият», «Башкорт фольклорында жанрлар», «Мәкальләр турында» дигән гыйльми хезмәтләр язды.

Казанда балалар өчен «Маэмайлар» (1936), исеме аклангач, «Көчекләр» (1963) китаплары нәшер ителде.

Уфаның Киров районы Колгуев микрорайонындагы яңа урамга язучының исеме бирелде.[6]

Чыганак

үзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

2. Р.Г. Ломакина (Амантаева). Халык дошманы кызы. Ватандаш сайтында 2013 елның 13 декабрь көнендә архивланган.

Сылтама

үзгәртү
Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

БР мәдәни дөньясы сайты 2016 елның 3 март көнендә архивланган.

Башкортстан (белешмәлек) сайты 2016 елның 5 август көнендә архивланган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Кызы Р. Ломакина истәлекләреннән, archived from the original on 2013-12-13, retrieved 2014-10-30 
  2. Совет Башкортстаны язучылары.Уфа,1988, 33 биттә.
  3. «Яшьлек» газетасы сайтында
  4. Ватандаш сайтында, archived from the original on 2013-12-13, retrieved 2014-10-30 
  5. БР мәдәни дөньясы сайты, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2014-10-30 
  6. Уфа шәһәр советы карары № 9/11, 2008 елның 13 ноябре.