Яныбай Хамматов

Яныбай Хамматов (Яныбай Хаммат улы Хамматов, баш. Яныбай Хаммат улы Хамматов) – язучы. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). С. Юлаев премиясе лауреаты (1994). Бөек Ватан сугышында катнаша.

Яныбай Хамматов
Яныбай Хамматов

Яныбай Хамматов
Тугач бирелгән исеме: Яныбай Хаммат улы Хамматов
Туу датасы: 16 гыйнвар 1925(1925-01-16)
Туу урыны: Белорет районы, Исмакай авылы
Үлем датасы: 28 сентябрь 2000(2000-09-28) (75 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1966-2000
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, очерк
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Бөртекләп җыела алтын» (1966)
Премияләр: ВЦСПС һәм ССРБ язучылар берлеге премиясе (1980)
Салават Юлаев премиясе (1994)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1925 елның 16 гыйнварында БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Белорет районы) Исмакай авылында туган. Инҗәр урта мәктәбен (1940), өлкә фирка мәктәбен (1954), Уфа педагогия институтын (1956) тәмамлый. Мәктәптә уку елларыннан башлап, Югары Әүҗән алтын приискыларында алтын юа. 1942-1946 елларда хәрби хезмәттә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, комсомолның Белорет районы комитетында, 1949 елдан өлкә комитетында эшли. 1949 елдан «Башалтын» трестында сәяси бүлектә урынбасар, 1961 елдан Әбҗәлил районы башкарма комитеты рәисе. 1963-1969 елларда БАССР эчке эшләр министрлыгында эшли.[1]

 
«Туган көн» китабы(рус.)

Алтын эзләүчеләргә багышланган беренче шигырьләрен 1940-1942 елларда яза. Белорет районы газетасында «Очучы» (Лётчик) исемле беренче хикәясе басыла. Алтын юучы эшчеләрнең (старательләрнең) язмышын Октябрь инкыйлабыннан башлап яктыртучы пенталогия — «Бөртекләп җыела алтын» (1964), «Акман-токман» (1971), «Яшенле җәй» (1975), «Юргашты» (1980), «Руда» (1982) романнарын язды. Колхоз авылы турында «Йолдызлар ничек кабына» (1969), Советлар берлеге Каһарманы Миңнегали Гобәйдуллин турында «Туган көн» (1978), җәмәгать эшлеклесе Муса Мортазин турында «Комбриг Мортазин» романнарын иҗат итте. 1812 елгы Ватан сугышын яктырткан «Төньяк амурлары» дилогиясен (I китап, 1983; II китап, 1985) тарихи документ нигезендә яза. «Башкортлар китте сугышка» (1990), «Сырдәрья» (1991), «Идел башы» (1993), «Кара яу» (1995), «Агыйдел Иделгә коя» (1995), «Салават» романнары, «Каһарманлык» (1989) повестьлары бар.

  • Әсәрләре азәрбайҗан, рус, татар, украин һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.[2]
  • «Бөртекләп җыела алтын» романы буенча нәфис фильм төшерелгән (1979, реж. Әмир Абдразаков)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966)

Әдәбият

үзгәртү

1. Ә. Вахитов. Хакыйкать юлында. «Агыйдел» , 1981, № 5. (башк.)

2. Р. Шәкүр. Тарихи тема чишмәләре: Я. Хамматов иҗаты турында. «Ватандаш», 2000, № 1. (рус.)

Чыганаклар

үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. pomnipro.ru сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-12-09 
  2. Уфа-гид сайтында