Рәшит Шәкүр (псевдоним, тулы исеме Рәшит Закир улы Шәкүров, баш. Рәшит Шәкүр, Рәшит Закир улы Шәкүров) – язучы, шагыйрь, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), БР атказанган фән эшлеклесе (1997), БР мәгариф отличнигы (1997), филология фәннәре докторы (1998). Профессор (2012). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2012). «Урал» милли үзәк рәисе (1989-1991).

Рәшит Шәкүр
Рәшит Шәкүр
Р.Шәкүр.jpg
Рәшит Шәкүр
Тугач бирелгән исеме: Рәшит Закир улы Шәкүров
Туу датасы: 31 гыйнвар 1937(1937-01-31) (80 яшь)
Туу урыны: Стәрлетамак районы, Яңа Габдрахман авылы
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1970-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, поэзия,әдәбият фәне
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле, башкорт теле
Дебют: «Йөрәгемдә - кояш » (1970)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (2012)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1937 елның 31 гыйнварында БАССР Әлшәй районы (хәзер Стәрлетамак районы) Яңа Габдрахман авылында туган. Авыргазы районы Морадым мәктәбен, Октябрьскида нефть техникумын (1956), Уфада дәүләт университетын (1965), Мәскәүдә тел гыйлеме институтында аспирантура (1972) тәмамлый. Кандидатлык (1974), Урал топонимиясе буенча докторлык (1998) диссертацияләре яклый.[1] Техникум тәмамлагач, Әлмәт нефть промыселларында эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Уфада радиокомитетта хәбәрче (1960), «Совет Башкортстаны» газетасында (1965-1969) хәбәрче, бүлек мөдире, Уфа тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977) фәнни хезмәткәр, «Агыйдел» (1977), «Ватандаш» (1998) журналларында эшли. Уфа педагогия институтында (1998-2012) укыта.

ИҗатыҮзгәртү

Беренче шигырьләр җыентыгы - «Йөрәгемдә - кояш» (1970). «Тауларым, далаларым» (1982), «Малин-кала» (1997), «Заманалар юлында» (1988) исемле китапларында милли горурлык, туган якны сөю хисләре белән өретелгән шигырь һәм хикәятләре урын алган. «Гасырлар әманәты» (2002), «Рухилык нигезләре» (2009) китапларында БР рухи тормышы мәсьәләләрен күтәрә. «Бишегем - чал дала» (2003), «Лачыннар биектә оча» (2007) китапларын язды. Равил Бикбаев белән берлектә БР дәүләт гимны текстын язды.

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Гыйльми кызыксынулары фольклор, диалектология, топонимика өлкәсендә. 1973 елдан башлап БАССР, Курган өлкәсе авылларына оештырылган гыйльми экспедицияләрдә катнаша. 1992 елда «Башкорт энциклопедиясе» бүлеген оештырып, яңа фән тармагын башлап җибәрә. Сүзлекләр, белешмәлекләр төзүдә катнаша: «Башкортстан» (1996) кыскача белешмәлегенең баш мөхәррире. Мифтахетдин Акмуллага багышланган «Шигърият йолдызы» (Звезда поэзии) (1981) монографиясен язды. «Җырлаучы торналар илендә» (1996), «Атаклы башкортлар» (1998) җыентыкларында танылган шәхесләр турында очерклар тупланган. 6 томлык «Башкорт әдәбияты тарихы»н (1990-1996) языша. «Җирнең хәтер китабы» (1984), «Географик атамалар эзеннән» (1986, (рус.)) хезмәтләре Көньяк һәм Урта Урал топонимикасына багышланган. 370 фәнни хезмәте бар.[1]

2004 елда «Башкиры в Татарстане. О судьбе мензелинских и бугульминских башкир» дигән бәхәсле китабын язды.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1961)

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1979)

ӘдәбиятҮзгәртү

Р. Солтангәрәев. Ул даладан шәһәргә килде. Агыйдел, 1997, № 1. (башк.)

ЧыганакларҮзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү