Диалектология (грек. διάλεκτος — сөйләшү, грек. λογία — фән) — территориаль диалектларны һәм сөйләшләрне өйрәнә торган тел белеме тармагы. Диалектология өчен диалектларның, сөйләшләрнең гомум төзелеше түгел, ә билгеле бер диалектка сөйләшкә хас булган аваз үзенчәлекләренең, сүз формаларының, җөмлә калыпларының әдәби тел белән чагыштырып тикшерүе, аларның барлыкка килүе, яшәү сәбәпләрен аңлатуы мөһим.

Диалектология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак вариантность[d] һәм сөйләм
Кайда өйрәнелә социолингвистика[d]
 Диалектология Викиҗыентыкта

Диалектологияне өйрәнү теоретик һәм гамәли әһәмияткә ия.

Диалект

үзгәртү
Төп мәкалә: Диалект

Татар диалектологиясе

үзгәртү

Татар диалектологиясе — татар тел белеменең татар теленең җирле диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнә торган тармагы. Хәзерге татар телендә өч диалектны аералар: урта диалект, мишәр диалекты, Көнбатыш Себер татарлары диалекты.

Әдәбият

үзгәртү
  • Әхәтов Г. Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. — 216 б.