Мөнир Кунафин, Мөнир Сәхиулла улы Кунафин (баш. Ҡунафин Мөнир Сәхиулла улы, 1971 елның 17 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Сәетбаба) — журналист, шагыйрь. «Шоңкар» (2012―2020), «Агыйдел» (2020 елдан) журналларының баш мөхәррире. РФ һәм БР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы (2005 елдан). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2015)[1]. Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты (2023).

Мөнир Кунафин

М.С. Кунафин
Туу датасы: 17 март 1971(1971-03-17) (53 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Сәетбаба
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, шагыйрь
Юнәлеш: поэзия, проза,
драматургия
Жанр: шигырь, пьеса, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Шундый мәлем» (2001)
Бүләкләр: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Шәһит Ходайбирдин премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1971 елның 17 мартында БАССР Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Уфада Р. Гарипов исемендәге гимназия-интернатны (1988), Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1993) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Эшчәнлеге журналистика белән бәйле.

  • «Йәшлек» газетасында (Уфа) бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары.
  • «Ватандаш» журналында (Уфа) бүлек мөдире.
  • 2012 елдан «Шоңкар» журналында баш мөхәррир (директор).
  • 2020 елдан «Агыйдел» журналының баш мөхәррире[2].

Иҗаты үзгәртү

«Хәерчедән хәер сорамагыз»

Хәерчедән хәер сорамагыз,
Хәерченең булмый байлыгы.
Мөнирдән сез йөрәк сорамагыз,
Оныткан ул йөрәк барлыгын.

Оныткан ул җирдә яшәвен дә,
Олимп тавын да ул эзләми,
Дөнья кинәт якты нурга чумды-
Шырпы яткан икән кесәдә...
Мөнир Кунафин

Поэзия, проза, драматургия өлкәләрендә иҗат итә. Уфада «Китап» нәшриятында берничә китабы нәшер ителгән. «Бельские просторы» журналында «Артта — Мәскәү» (Позади Москва), «Авылга Аллаһы килер...яки Туктап калган вакыт» (В деревню явится Бог...или Остановившееся время), «Кайнозой» әсәрләре басылып чыккан.

Әсәрләре театр сәхнәсендә үзгәртү

  • Стәрлетамак драма театрында «Тыңлыйк вакыт акканын» (Раб божий предполагает) пьесасы уйнала.[3]
  • 2023 елда Туймазы татар драма театры «Тәңре өрек капканда...» повесте буенча «Синең өчен үзем үләрмен» спектаклен сәхнәләштерә (режиссер Айдар Зарипов, композитор Вәсил Гафаров). Премьерасы ― 9 июньдә. [4]

Китаплары үзгәртү

  • Шундый мәлем. Уфа: Китап, 2001.(башк.)
  • Гомер дигәннәре. Уфа: Китап, 2005.(башк.)
  • Тәңре өрек капканда. Уфа: Китап, 2012.(башк.)

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлшат — «Башкортстан кызы» журналында хәбәрче, улы — Ядкәр (2004).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү