Ялгызкаен (рус. Янгискаин) — Башкортстанның Гафури районында урнашкан татар авылы. авыл советы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 1027 кешенең яшәве мәгълүм, 454 йорт бар.[1] Җигән елгасы буенда урнашкан. Октябрь инкыйлабына кадәр Кармыш вулысы үзәге.

Ялгызкаен
География
Ил Россия
Координатлар 53°46'39"тн, 56°18'2"кнч
Почта индексы 453073 Edit this on Wikidata
Карта

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2009[1] 2010[2]
994 1027 888

Авыл халкы татар теленең тепекәй сөйләшендә сөйләшә. 1989 елда, 2002дә татар буларак язылганнар (33% — «башкортлар»). 2011 елда 14 бала дөньяга беренче аваз салган.

Танылган кешеләр үзгәртү

Социаль өлкә үзгәртү

250 урынлык мәдәният йорты, башка социаль объектлар, дистәгә якын кибет эшли.

Мәгариф үзгәртү

Авылда урта мәктәп эшли. 2009 елда «Ел мәктәбе» исеменә лаек булган. 2011-12 уку елында 135 бала укый. 2011 елда мәктәп 100 еллыгын үткәрде.[4]

Җитештерү тармагы үзгәртү

Ленин ис. күмәк хуҗалык: яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Ул — районда калган бердәнбер күмәк хуҗалык. Авыл халкын эш белән шулай ук Чулпан, Зенит хуҗалыклары, шифаханә, мәктәп, бакча, почта, 7 шәхси эшмәкәр, ирекле янгын сүндерү ноктасы тәэмин итә. Шәхси эшмәкәрләр кондитер эшләнмәләре пешерү цехы, балык үрчетү белән шөгыльләнә. Өч шәхси пекарня эшли.

Шәхси хуҗалыкларда 570 тирәсе сыер малы һәм 280 вак мал, 30 баш ат асрала. Авыл җирлеге җирсезлектән интегә. Күмхуҗ азык культураларын үстерү өчен җирне күрше авылдан арендага ала. Шулай ук Морак авыл советыннан, Котлыгуҗадан арендалыйлар.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  2. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-10 
  3. http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=1048
  4. «Кызыл Таң», 2011 ел, 11 ноябрь саны(үле сылтама)
  5. Ялгызкаен, Ялгызнарат - халкы яши алга карап(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү