Җәлил Киекбаев премиясе
Җәлил Киекбаев премиясе (Җәлил Киекбаев исемендәге премия) – Башкортстанның Гафури районы хакимияте (дәүләт) бүләге. 1991 елда булдырылган.
Күренекле тел галиме Җәлил Киекбаев (1911-1968) исемен йөртә.
Тарих
үзгәртү1991 елда язучылар, сәнгать, фән әһелләре, журналистларның игътибарын Җәлил Киекбаевның иҗатына юнәлтү максатында БР Гафури район Советы башкарма комитеты карары[1] белән булдырылган.
Статут
үзгәртү- 2006 елдан 5 елга бер мәртәбә (Җ. Киекбаевның юбилейларында) тапшырыла.
- Чираттагы лауреатлар саны 3 тән артмый.
- Намзәтләр тумышлары яки иҗатлары белән Гафури районына бәйләнгән булырга тиеш.
- Лауреатларга таныклык, акчалата бүләк, күкрәк тамгасы тапшырыла.
- Акчалата бүләк үзгәреп тора: 1991 елда 10 000 сум булган.
Җ. Киекбаев премиясе лауреатлары
үзгәртүЕл | Бүләкләнүче | Һөнәре, вазыйфасы | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|---|
2011 | Кәбир Акбашев | драматург | «әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан» |
Вилдан Шәрипов | «Табын» газетасы хәбәрчесе, сугыш ветераны | «рухи-әхлакый традицияләрне ныгытудагы хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан» | |
Лира Яхшыбаева[2] | язучы | «әдәбиятны үстерүгә керткән хезмәте өчен, Җ. Киекбаевның 100 еллыгы уңаеннан» | |
2006 | Гөлнур Якупова | язучы | «Җ. Киекбаевның иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен» |
Әхмәр Азнабаев | профессор | «Җ. Киекбаевның фәнни мирасын мәңгеләштерү һәм иҗади традицияләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен» | |
2005 | Әхмәт Сөләйманов | профессор, тел галиме, фольклорчы | «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен» |
2003 | Рәисә Халикова | профессор, тел галиме | «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм мәңгеләштерүдәге зур хезмәте өчен» |
2002 | Әнүр Вахитов | язучы, тел галиме | «Җ. Киекбаевның «Туганнар һәм танышлар» (1991) китабын нәшер итүгә керткән хезмәте өчен» |
2001 | Гыйниятулла Кунафин | профессор, тел галиме | «Җ. Киекбаев иҗатын пропагандалау һәм халыкның рухи мирасын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен» |
1996 | Марат Зәйнуллин | профессор | «Җ. Киекбаевның фәнни һәм иҗади мирасын мәңгеләштерүгә керткән зур хезмәте өчен» |
1995 | Гали Сәетбатталов | профессор, тел галиме | «Җ. Киекбаевның исемен мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын үстерүгә керткән хезмәте өчен» |
1993 | Мирфатыйх Зәкиев | профессор, тел галиме | «Задорная песня» китабында Җ. Киекбаев тормышын һәм фәнни иҗатын киң яктырткан һәм пропагандалаган өчен» |
1992 | Ниязбай Сәлимов | мөхәррир | «Җ. Киекбаев иҗатын мәңгеләштерү һәм пропагандалауга керткән зур хезмәте өчен» |
1991 | Гыйндулла Шәяхмәтов | укытучы | «Җ. Киекбаев исемен мәңгеләштерү һәм иҗат мирасын үстерүгә керткән зур хезмәте өчен» |
Сылтамалар
үзгәртүГафури районы рәсми сайты 2015 елның 6 июль көнендә архивланган.