Кәбир Акбашев

Акбашев Кәбир Мөхәмәтшәрип улы (10 март 1932 ел6 февраль 2019 ел) — язучы, шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000). Стәрлетамак районының Гали Ибраһимов (1998) һәм Гафури районының Җәлил Киекбаев исемендәге премияләре лауреаты.

Кәбир Акбашев
Туган 10 март 1932(1932-03-10)
Гафури районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 6 февраль 2019(2019-02-06) (86 яшь)
Стәрлетамак, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре шагыйрь, язучы, драматург

БиографиясеҮзгәртү

Кәбир Мөхәмәтшәрип улы Акбашев 1932 елның 10 мартында Башкорт АССР ы Красноусол районы[1] Яңа Зәет (Бидәүләт) авылында туган.

Күрше Сәетбаба авылындагы урта мәктәптә белем ала. Стәрлетамак педагогия институтында белем ала.

Хезмәт юлын колхозда, аннан соң, Гафури районы Яугилде мәктәбендә укытучы булып башлый. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, «Коммунизм байрагы» район газетасында тәрҗемәче булып эшкә урнаша. 1963—1976 елларда Стәрлетамак районы «Знамя коммунизма» газетасында баш мөхәррир урынбасары, шәһәр радиокомитеты директоры булып эшли.

1977 елда Стәрлетамак химия заводында иҗади командировкала була, шул вакытта экология темасына драма әсәрләре иҗат итә. 1990 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гали Ибраһимов исемендәге, Җәлил Киекбаев исемендәге премияләр лауреаты.

Кәбир Акбашев 2019 елның 6 февралендә Стәрлетамак шәһәрендә вафат булды[2].

КитапларыҮзгәртү

  • Яшә, кояшкай!: Шигырьләр. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1986.
  • Илама, Бөркетем минем: Драма. Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1987.
  • Төнге тавышлар: Повестьлар һәм хикәяләр. Уфа: Китап, 1996.
  • Драмалар һәм комедияләр. Уфа: Китап, 2002.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)
  • Гали Ибраһимов исемендәге бүләк (1998)
  • Җәлил Киекбаев исемендәге бүләк

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Гаилә календаре. 2012 ел. — Уфа, Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриәте, 2011. — ISBN 978-5-295-05271-2

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Ғафури районы[[Категория:Ғафури районыда туганнар ]]
  2. Ушел из жизни башкирский писатель и журналист Кабир Акбашев. ИА «Башинформ», 2019, 6 февраля(рус.) (Тикшерелгән 7 февраль 2019)

ЧыганакларҮзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 7 февраль 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.) (Тикшерелгән 7 февраль 2019)

СылтамаларҮзгәртү