Әхмәр Азнабаев (23 май 1934 ел4 октябрь 2021 ел) — КПССның Башкортстан өлкә комитеты күренекле эшлеклесе, соңыннан тел белгече, педагог‑методист, югары мәктәп эшлеклесе.

Әхмәр Азнабаев
Туган 23 май 1934(1934-05-23)[1]
Кобагыш, Миндәк авыл советы[d], Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 4 октябрь 2021(2021-10-04)[2] (87 яшь)
Уфа, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты[1]
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[1], КПССның Башкортстан өлкә комитеты[1] һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты[1]
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d][1] (1967)
Гыйльми исем: профессор[1]

1976-1989 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты бүлеге мөдире; 1989-2001 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты (хәзерге М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) проректоры. Башкорт АССРның 10 нчы һәм 11 нче чакырылыш Югары Советлары депутаты. Педагогия фәннәре кандидаты (1967), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1994), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2007). Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (2006). Дуслык ордены иясе.

Биографиясе үзгәртү

Әхмәр Мөхәммәтдин улы Азнабаев 1934 елның 23 маенда Башкорт АССРның Учалы районы Кобагыш авылында туган.

1960 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1960-1962 елларда Белорет педагогия училищесында укыта.

1965 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли.

1971 елдан КПССның Башкортстан өлкә комитеты аппаратына алына, ә 1976 елдан фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире була. 1988 елда Уфага республика «хуҗасы» Шакировның хилафлыкларын тикшерергә КПСС ҮКыннан комиссия төшә. Уфа вузларына аспирантурага «милли квота»лар буенча титул халык вәкилләрен генә алу практикасы ачыклана. Хокук бозуларны оештырган обкомның фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире Азнабаев эшеннән куыла.[3]

1989 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтының фән буенча проректоры. 2001 елдан шул ук уку йортында башкорт теле кафедрасы мөдире, 2009 елдан — укытучы.

Галим 2021 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[4].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре синтаксис, башкорт теленең тарихи грамматикасы проблемаларына багышланган. 100-дән артык гыйльми һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән урта махсус һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Башкорт АССРның 10 нчы һәм 11 нче чакырылыш Югары Советлары депутаты.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Башкорт телендә аерымланган иярчен кисәкләр. Уфа, 1965;
  • Башкорт теленең кушма җөмлә синтаксисы. Уфа, 2007;
  • Сопоставительная грамматика русского и башкирского языков. Уфа, 2006

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1994)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2007)
  • Дуслык ордены
  • Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты

Гаиләсе үзгәртү

Улы: Булат (7.03.1966), галим-тарихчы, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (2007).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Азнабаев Әхмәр Мөхәммәтдин улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 6 март 2021)