Красноусол
Красноусол, Усолка – авыл, Гафури районының (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып) һәм Красноусол авыл советының үзәге.
Красноусол | |
баш. Красноусол | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1752 |
---|---|
Рәсми исем | Красноусол |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Гафури районы һәм Красноусольский сельсовет[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Красноусольский сельсовет[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны |
12 171 (1959)[1], 12 228 (1970)[2], 11 313 (1979)[3], 10 662 (1989)[4], 11 796 (2002)[5], 12 421 (2009)[6], 11 991 (2010)[7], 11 241 (2021)[8] |
Почта индексы | 453050 |
Җирле телефон коды | 34740 |
Красноусол Викиҗыентыкта |
Уфадан көньяк-көнчыгыш таба 130 км һәм Аккүл тимер юл станциясеннән 26 км еракта Тозъелга буенда, Талбазы—Красноусол, Архангель—Красноусол, Стәрлетамак—Красноусол, Ишембай-Красноусол автомобиль юллары өстендә урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,8; 1920 — 5,5; 1939 — 9,7; 1959 — 9,7; 1989 — 10,3; 2002 — 11,8; 2010 — 12,9. Руслар, башкортлар, татарлар яши (2002).
Социаль һәм мәдәни өлкәләр
үзгәртүПУ, башкорт интернат-гимназиясе, 3 урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, балалар китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), тарих-туган якны өйрәнү музее, мәчет, чиркәү бар.
Тарихи белешмә
үзгәртүАвылга 18 гасыр уртасында Богоявленск заводы буларак нигез салына. 1770 елда авылда И.И.Лепёхин була. 1772 елда 788 ир-ат исәпкә алынган, 1865 елда 371 йортта — 2773 кеше. Игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1810 елда төзелгән), училище, 3 су тегермәне, 2 сәүдә кибете булган. 1896 елда Богоявленский (Усолка) исеме белән исәпкә алынган. 1906 елда чиркәү, ир һәм кыз балалар зимства мәктәпләре, уку бүлмәсе, Пашковның пыяла заводы, завод хастаханәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, аракы, 3 сыра һәм 13 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән; авылда волость идарасе урнашкан. 1920 елда Красноусол заводы (Усолка) исеме белән исәпкә алынган, 1928 елда хәзерге исемен һәм шәһәр төрендәге бистә статусын йөртә, 2005 елда хәзерге статусын ала. Авылдан төньяк-көнчыгышка таба 5 км еракта Красноусол минераль су чыганаклары бар.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Анатолий Горин (1922-1981), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
- Анатолий Копсов (1942), БР Министрлар Советы рәисе (1992—1994).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу — Демоскоп Weekly.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. — Демоскоп Weekly.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. — Демоскоп Weekly.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 г. Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
Чыганаклар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)