Сафуан Әлибай (псевдоним, чын исеме Сафуан Әфтах улы Әлибаев, баш. Сафуан Әлибай, Сафуан Әфтәх улы Әлибаев) – шагыйрь, драматург, журналист. БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).

Сафуан Әлибай
Сафуан Әлибай
Туган телдә исем Сафуан Әфтах улы Әлибаев
Туган 21 февраль 1941(1941-02-21)
СССР, РСФСР, БАССР, Салават районы, Тирмән
Үлгән 6 июль 2014(2014-07-06) (73 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев ордены(2014)
БАССР атказанган сәнгать эшлеклесее (1991)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1941 елның 2 февралендә БАССР Салават районы Тирмән авылында туган. Тирмән җидееллык мәктәбен, Сәрмән урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1966) тәмамлый. Тимер юлда, күмәк хуҗалыкта, Салават районы газетасында эшли. 1966 елдан «Башкортстан пионеры», «Совет Башкортстаны» газеталарында мөхәррир, мөхәррир урынбасары . Уфада китап нәшрияты директоры. «Агыйдел» журналының баш мөхәррире.[1]

Иҗаты үзгәртү

С. Әлибай - яшьләр тормышына, дуслык һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләр һәм җырлар авторы. Беренче китабы - «Безнең юлдан – якты кояш» (1968). Балалар әдәбияты, тәрҗемә (А.С. Пушкиннан, Р.Гамзатовтан), драматургия белән дә шөгыльләнә. «Башкорт балалар антологиясен» (2-китап) төзүче.[2]

Китаплары үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Г.Сәләм исемендәге премия (1986) – «Коен» (1985) китабы өчен
  • БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991)
  • Салават Юлаев ордены (2014)
  • Г.Х.Андерсен исемендәге ЮНЕСКО премисе (1996) – «Тылсымлы шар» (1994) китабы өчен.

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

Гаиләсе үзгәртү

Бертуган энесе Айдар Әфтах улы Әлибаев (2023 елның 9 мартында 61 яшендә вафат) ― хәрби медицина полковнигы, Башкортстанның атказанган табибы, «Йоматау» шифаханәсе баш табибы, иганәче.[3]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
  2. Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007.(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү