Мазһар Абдуллин

фронтовик шагыйрь

Мазһар Абдуллин (тулы исеме Мазһар Гыйләҗетдин улы Абдуллин) – фронтовик шагыйрь.

Мазһар Абдуллин
Туган телдә исем Мазһар Гыйләҗетдин улы Абдуллин
Туган 1912(1912)
Иделбай, Уфа губернасы, Русия
Үлгән 25 август 1942(1942-08-25)
Верея
Милләт башкорт
Һөнәре шагыйрь

1912 елда хәзерге Башкортстанның Салават районы I Иделбай авылында туган. 1942 елның 25 августында Калинин өлкәсе Зубцев районы Воригино авылында һәлак була.

Уфадагы Ленин мәктәбен (1930 ел), Мәскәүдә Журналистларның коммунистчыл институтын (1933 ел) тәмамлый.

1935-1937 елларда Кызыл Армиядә хәрби хезмәттә.

Армиядән кайткач, Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир. “Кызыл Башкортстан” гәзитендә мәдәният һәм әдәбият бүлеге мөдире.

Шигырьләре, хикәя һәм очерклары белән таныла.

Бөек Ватан сугышы башлангач, танкчылар мәктәбендә укый, Мәскәү өлкәсендә барган сугышларда катнаша.

Дошманга нәфрәт, ватандарлык хисләре белән язылган шигырьләре тупланган “Тормыш” һәм “Кимәл” китаплары дөнья күргән.

Ватан!

Һәрбер кеше сине яклау өчен

Күтәрелде изге көрәшкә.

Миллион күңелләргә якын исем –

Ватан исеме безнең йөрәктә.

Туган илнең намусын саклаудан да

Артык бәхет бармы дөньяда?

Ватан-ана. Аның яшәве өчен

Кызганмыйбыз кайнар канны да! (“Ватан" шигыре, 1941 ел )

Чыганаклар үзгәртү

  1. Утлы еллар авазы (җыентык, башкортча). Уфа, 1985 ел, 94 бит.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

http://www.kitap-ufa.ru/authors/detail.php?ID=2999 2016 елның 7 март көнендә архивланган.