Турбаслы сөйләше

Турбаслы сөйләшетатар теленең урта диалектына караган сөйләш. Үз атамасын Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылы исеменнән ала.

Турбаслы сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстан:

Иглин районы
Нуриман районы
 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә. Иглин районында турбаслы сөйләшендә Турбаслы, Иске Юрмаш, Бибакты, Әмит, Орынды, Карамалы Акбирде авылларында сөйләшәләр. Бу авыллар һәрвакыт татар авыллары гына булып саналган. Турбаслы сүзе мари һәм чуашчадан (’ (чув. турпас, мар. турпаш ‘йомычка’) 'йомычкалы' дигәнне аңлата.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Турбаслы авылында туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләш татар теленең урта диалекты сузык һәм тартык авазлары системасы белән характерлана, ягъни аңа җ-лаштыру, татар әдәби телендәге кебек алгы телле [ч], [с], [з] куллану хас.

Шуның белән бергә, Уфа тирәсендәге җирләр алган мишәрләрнең дә сөйләш формалашуда катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу сөйләшне формалаштыруда Татарстанның Тау ягындагы татарлар (XVIII йөздә), татар\-мишәрләр катнашкан.

Үзенчәлекләрдән [ң] урынына ңг, ңғ (йаңга, миңгә), [с] урынына [ч]: қычқыч, бачқыч куллану, шулай ук сөйләшкә Көньяк Башкортстанда таралган сөйләшләр үзенчәлекләре хас.

Сөйләшнең үзенчәлеге булып Тау ягы сөйләшләрендәге кебек хәзерге заман формасында а -п җата (қайтып җата ‘кайта’, җөгөрөп җаталар, уқып җаталар (балалар) классларында) аналитик формасын актив куллану да тора.

Чыганаклар үзгәртү

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  • Баязитова Ф.С. Турбаслы сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. I китап. Казан: Мәгариф, 2008. Б. 349–357.
  • Әхмәтҗанов Р.Г. Турбаслы төбәге // Исследования по татарскому языкознанию. Казань, 1984.

Әдәбият үзгәртү

  • Әхмәтҗанов М.И. Урал ягы татарлары тарихы // Идел, 1995. № 12. Б. 45–49.
  • Әхмәтҗанов М.И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30–35.