Татар теленең урта диалекты

башка диалектлардан й авазының җ авазына күчүе, қ һәм ғ авазларының , фрикатив ч (щ) ның, о лашкан а ның булуы белән аерыла. Урта диалект форма
(Урта диалект битеннән юнәлтелде)

Татар теленең казан (урта) диалекты — татар теленең диалектларының берсе.

Татар теленең урта диалекты
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы, латин язуы һәм татар әлифбасы

Урта диалект формалашуга болгар, кыпчак, нугай, фин-угыр, рус телләре йогынты ясаган[1].

Таралышы

үзгәртү

Үзенчәлекләре

үзгәртү

Башка диалектлардан й авазының җ авазына күчүе, қ һәм ғ авазларының , фрикатив ч (щ) ның, о лашкан а ның булуы белән аерыла.

  • о-лашкан а куллану: бала, алма;[1]
  • озын -өй (көйәнтә, сөйәк, чөй) яки аның урыныа -ий куллану : силәшә (әд. сөйләшә), кийә (әд.көя), сийәк (әд.сөяк).[1]
  • -ай/әй куллану (әд. -ый/ий): бармай (әд. бармый), шундай (әд. шундый), карай (әд.карый), сөйләй (әд. сөйли)[1]
  • уӘдәби К, Г, Х урынына Қ, Ғ, Ҳкуллану:

қарға (карга), қайғы (кайгы), ақ (ак), ғалим (галим), ҳәтәр (хәтәр) һ.б.[1]

  • Җ (җ - лау) : җаулык (лит. яулык), җөри (йөри), җөз (йөз), җул (юл), җук (юк), җасый (ясый), җегет (егет), җылан (елан), җегерме (егерме) һ.б.[1]
  • фрикатив Ч һәм Җ куллану: щәщ (чәч), сандугащ (сандугач), жьәй (җәй) һ.б. Дөбъяз ( Биектау районы һәм Әтнә районы , һәм башка кайбер сөйләшләрдә каты дҗ һәм тч куллана: дҗылан (елан) , дҗакын (якын), дҗул (юл), дҗок (юк) һ. б.[1]
  • -асы/әсе куллану: барасы бар; ул бүген эшкә киләсе һ.б.[1]
  • -мал(л)ы/мәл(л)е, -әсе/әсе куллану: килмәле, укымалы, киласе һ.б.[1]
  • кабатлауларда гала/гәлә, ыштыр/ештшер куллану: баргала, укыштыр һ.б.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Татарские народные говоры. Баязитова Ф.С., Хайрутдинова Т.Х.- Казань.: Магариф, 2008 г.,