Мәгафүр Хисмәтуллин

Мәгафүр Хисмәтуллин (Мәгафүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин, баш. Мәғәфүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) – танылган башкорт опера җырчысы. БАССР халык артисты (1953), РСФСР халык артисты (1965). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1969).

Мәгафүр Хисмәтуллин
Мәғәфүр Хисмәтуллин
Туган телдә исем Мәгафүр Хисмәтулла улы Хисмәтуллин
Туган 10 гыйнвар 1915(1915-01-10)
Иглин районы Яңа Кыбау авылы
Үлгән 5 октябрь 2004(2004-10-05) (89 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, мөгаллим
Җефет Сөембикә Сәмигулла кызы
Балалар улы Марат, БР атказанган сәнгать эшлеклесе;
улы Азамат
Ата-ана
  • Хисмәтулла (әти)
  • Фатыйха (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1969)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Мәгафүр Хисмәтуллин "Уфа каласы".

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1915 елның 10 гыйнваренда Уфа губернасы Уфа өязе (хәзер Иглин районы) Яңа Кыбау авылында туган. Уфада сәнгать техникумын (1934), Мәскәүдә консерватория (1939) тәмамлый. Баймак колхоз-совхоз театрында (1934-1936) эшли. 1934 елдан Уфа опера-балет театрында: солист (1934-1982), режиссёр (1959 елдан), баш режиссёр (1963-1967). Уфада сәнгать укуханәсендә (1966), сәнгать институтында (1969-1995) укыта. Мәскәү Зур театрында стажировка үтә (1959-1960).[1]

Башкортстан опера сәнгатенә зур өлеш кертә. Лирик-драматик тенор тавышына ия була. Төрле холыклы 60 партия башкара. Мәскәүдә «Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге»ндә (1955), Каракалпакстан АССР да «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1976) катнаша. Уфа опера-балет театрында 12 спектакльне сәхнәгә куя. ССРБ шәһәрләре буйлап, Әфганстан, Пакъстанда гастрольләрдә була. «Ай тотылган төндә» фильмында уйный (Свердловск киностудиясе, 1978).[2]

Төп партияләре

үзгәртү
  • Хезмәтче Вәли («Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков; дебют, 1939)
  • Ерошка («Князь Игорь» А.П. Бородин),
  • Бомелий («Патша кәләше» Н.А. Римский-Корсаков)
  • Трике («Евгений Онегин» П.И. Чайковский)
  • Арлекин («Наяннар» Р. Леонкавалло)
  • Җаббар («Кодача» З.Г. Исмәгыйлев)
  • Күбәк («Шәүрә»)
  • Салават («Салават Юлаев» З.Г.Исмәгыйлев)
  • Шүлгән («Акбүзат»)
  • Юламан («Карлыгач» Н.К.Чемберджи, 1941)
  • Фәхри («Айсылу» М.М. Вәлиев-Н.И. Пейко, 1953)
  • Гайнулла («Агыйдел дулкыннары», З.Исмәгыйлев)

Репертуар

үзгәртү
  • Хөсәен Әхмәтов, Әкрәм Даутов, Т.Кәримов, Рәүф Мортазин, Нариман Сабитов әсәрләре
  • Чит ил һәм рус композиторларының романслары
  • Башкорт халык озын җырлары «Азамат», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Кәраван-Сарай», «Сибай», «Урал», «Сандугач»

Куйган спектакльләре

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Уфадагы урамга җырчы исеме бирелгән.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү