Хөсәен Әхмәтов (Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов, баш.  Хөсәйен Фәйзулла улы Әхмәтов) – композитор, РСФСР халык артисты (1990), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1968). БАССР композиторлар берлеге рәисе (1948-1953).

Хөсәен Әхмәтов
Хөсәйен Әхмәтов
Туган телдә исем Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов
Туган 6 гыйнвар 1914(1914-01-06)
Баймак районы Чыңгыз авылы
Үлгән 8 гыйнвар 1993(1993-01-08) (79 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рәүфә Фатыйх кызы
Балалар улы Морат, кызлары Зөлфирә, Гөлнара
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1968)
«Хөрмәт Билгесе» ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Кызы Гөлнара Әхмәтова язган китап

1914 елның 6 гыйнваренда Ырынбур губернасы Орски өязе (хәзерге БР Баймак районы) Чыңгыз авылында туган. Баймакта тау-сәнәгать мәктәп-техникумын тәмамлый. Казанда музыка техникумында эскрипкә сыйныфында укый. Салих Сәйдәшев композиторлыкка укырга киңәш итә.[1] Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген (1932-1936, җыр сыйныфы; 1936-1941; 1944, композиторлар сыйныфы) тәмамлый. Уфада радиокомитетта музыка мөхәррире (1941-1944), филармониянең сәнгать җитәкчесе (1946-1974), БАССР композиторлар берлеге идарәсе рәисе (1948-1953), БАССР хор җәмгыяте рәисе (1976-1987) булып эшли.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Мәскәүнең Кызыл Пресня районы укчы батальонына снайпер итеп билгеләнә. 3 айдан үпкә авыруы көчәеп, Уфага кайтырга мәҗбүр була.

Иҗаты үзгәртү

Озын көйләр белгече. «Төнге Урал» исемле беренче милли классик романсын (Кадыйр Даян сүзләренә) яза. 100 халык көенең, 400 җыр һәм романсның ноталары авторы. 12 вокал шәлкем, 18 баллада, 4 поэма яза.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • «Елъязма» симфониясе (1947);
  • «Советская Башкирия» (1950) документаль фильмына музыка (Рәүф Мортазин белән бергә)
  • «Ал да нур чәч халкыңа» романсы (Шәехзадә Бабич сүзләренә)
  • «Тау бөркете» балеты (Уфа, 1954, Нариман Сабитов белән бергә)
  • «Рус халкына мәдхия» кантатасы (1954, Хәниф Кәрим сүзләренә Мәскәүдә «БАССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге» (1955) өчен махсус язылган)
  • оркестр өчен сюиталар (1952, 1963)
  • кыллы квартет (1963)
  • кыллы оркестр, гобой, арфа һәм бәрмә кораллар өчен сюита (1967)
  • «Замандашлар» операсы (Уфа, 1971, Баязит Бикбай либреттосы)
  • «Биш шигырь…» вокал шәлкеме (1981, М. Акмулла сүзләренә)
  • «Нәркәс» операсы (Илшат Юмагулов трагедиясе нигезендә) (вафатыннан соң, 1994 елда улы Морат Әхмәтов сәхнәгә куя)[2]
  • «Пушкиниана» (А.С. Пушкин сүзләренә) шәлкеме
  • «Рус лирикасы» һәм «Фарсы иле мотивлары» (Сергей Есенин сүзләренә) шәлкеме
  • М.Ю. Лермонтов сүзләренә вокал шәлкем

Гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны Рәүфә фатыйх кызы, табиб
  • Улы Морат Әхмәтов, композитор
  • Кызы Зөлфирә, табиб, профессор
  • Кызы Гөлнара, музыка белгече

Хәтер үзгәртү

  • Уфа филармониясе композитор исемен йөртә (2009 елдан)
  • Баймак районында композитор Хөсәен Әхмәтовның 100 еллыгын билгеләделәр[3]

Кызыклы факт үзгәртү

Уфаның Совет мәйданында корылган курантларга көй итеп Х. Әхмәтовның «Уфа-гүзәл башкала» вальсы алына.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Р. Шәкүр. Салават Юлаев премиясе лауреатлары (иҗади портретлар). Уфа, 1987.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Күгәрчен районы мәдәни бүлеге, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-25 
  2. БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-25 
  3. Башинформ