Хөсни Кәрим белән бутамагыз.

Хәниф Кәрим
Туган телдә исем баш. Хәниф Кәрим улы Кәримов
Туган 25 июль 1910(1910-07-25)
Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы
Үлгән 26 август 1983(1983-08-26) (73 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Кызыл Йолдыз ордены Халыклар дуслыгы ордены

Хәниф Кәрим (25 июль, 1910 ел26 август, 1983 ел[2]) — Бөек Ватан сугышында катнашкан башкорт шагыйре.

Ул 1910 елның 25 июлендә хәзерге Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туып үсә.

Мәктәптән соң Уфада Халык мәгарифе институтында белем ала. 1932-1934 елларда хәрби хезмәттә була. Кайткач, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. "Октябрь" ("Ағиҙел") журналында җаваплы сәркатип була. Гәзитләрдә төрле вазыйфаларда эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. "На врага", "Боевая тревога" , Ерак Көнчыгыштагы "Тревога" фронт гәҗитләренең хәбәрчесе була. 1946 елда демобилизацияләнә. 13 ел дәвамында Башкортстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе була.

Хәниф Кәрим әдәби иҗат җимешләрен 1930 елда ук бастыра башлый. Төрле елларда егермедән артык җыентыгы дөнья күрә. Рус шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә зур эш башкара. Сугышта язылган әсәрләреннән 3 җыентыгы чыга: "Шигырьләр" (1942 ел), "Мәхәббәткә үлем юк", (1943 ел), "Сугыш юллары" (1944 ел).[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү