Нефтеюганск мәчете

ислам гыйбадәтханәсе (Нефтеюганск, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Нефтеюганск мәхәллә мәчете (рус. Мечеть Махалля Нефтеюганска), Нефтеюганск җәмигъ мәчете — Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Нефтеюганск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче Нефтеюганск шәһәренең җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Нефтеюганск мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628300,
Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, Нефтеюганск, 9а мкрн, Усть-Балыкская ур., 34Б
Координатлары N 61° 5' 48.7464" E 72° 38' 4.4844"
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манаралары бина почмагында
Төзелеш еллары 19962022 еллар
Төп даталар:
1996 ― мәчет төзелеше башлана
2022 ― төзелеш тәмамлана
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Нефтеюганска Рәсми сайт

2010 елда Нефтеюганск (1967 елдан шәһәр) халкының (123 276 кеше) татарлар 10,11% ын (12 425 кеше), башкортлар 2,35% ын (2 893 кеше), азәриләр 2,20% ын (2 700 кеше), комыклар 1,37% ын (1 686 кеше) тәшкил иткән[1].

2021 елның 27 ноябреннән Нефтеюганск шәһәр башлыгы (мэр) булып эшләүче Эльвира Хәкимҗан кызы[d] (Бугай) 1977 елның 2 декабрендә Чиләбе өлкәсенең Меңъяр шәһәрендә туган.

  Тышкы рәсемнәр
  Мәчет төзелеше тарихы турында фоторәсемнәр.

Нефтеюганск мөселман дини оешмасы үз эшчәнлеген совет чорыннан, 1970-1980-еллардан, Нефтеюганск шәһәренең барлыкка килүенең беренче елларыннан ук башлый, диярлек. Нефтеюганск шәһәрендә беренче мулла Айбатулла хәзрәт була, ул җирле мөселманнар белән намазлар үткәрә башлый.

Җирле мөселман дини оешмасы буларак эшчәнлек 1993 елда башланган: бу елда мөселманнар оешмасы юридик зат буларак теркәлгән. Намазлар ул вакытта Нефтеюганск шәһәре, 8-микрорайон, 1нче йорт адресы буенча 1нче каттагы фатирда урнашкан гыйбадәт йортында уздырыла.

Нефтеюганскида мәхәллә мәчете (җәмигъ мәчете) 1990-еллар уртасыннан төзелә. 1996 елның 16 октябрендә, Шәһәр көнендә (Нефтеюганск шәһәре оешуның 29 еллыгы көнендә), Нефтеюганск шәһәренең беренче бөтен халык сайлаган башлыгы Владимир Аркадьевич Петухов карары белән мәхәллә мәчете төзелешенә беренче нигез ташы салу тантанасы уза. Төрле вакытта җирле дини җәмгыятькә спонсорлык ярдәмен нефтьчеләр дә, эшмәкәрләр дә, шәхси затлар да бирә. Әмма, зур финанс кертемнәренә карамастан, мөселман лидерларының һәм абруйлы шәхесләрнең берсе дә төзелешне ахырына кадәр җиткерә алмаган[2]. Бу төзелеш 25 елга сузылган, Җәмигъ мәчете төзелеше бөтен чор дәвамында зур тәнәфесләр белән бик акрын барган. Төзелешкә акча җитмәү сәбәпле, ул озак вакытларга берничә тапкыр туктатыла. Бу чорда барлык мөселман дини чаралары һәм бәйрәмнәре гыйбадәтханәнең торак йортта ачылган кечкенә бинасында уздырыла[3]. 2001 елдан мәчет төзелеше шәһәр Думасы рәисе Рәшид Таһиров ярдәме һәм контроле белән дәвам итә, 2006 елдан мәчет төзелеше Нефтеюганск шәһәре башлыгы Сергей Владимирович Буров контролендә була.

2010 елда, бина төзелеп бетмәсә дә, мөселман җәмгыяте Нефтеюганск шәһәренең мөселман дини оешмасы җитәкчелеге белән бергә, гыйбадәтханә урнашкан торак йорт бинасын ташлап, мәчетнең гыйбадәт бүлмәләрендә урнашкан. Шул вакыттан мәчетнең яңа бинасы җомга намазлары, мөселман бәйрәмнәре үткәрү өчен мөселманнарның җыелу урыны булып хезмәт итә.

2013 ел башында Нефтеюганск мәчетендә бөтен илгә яңгыраган низаг чыга. Мәчеттә намаз уку тәртибе белән канәгать булмаган азәрбайҗан милләтеннән булган (башка мәгълүматлар буенча, дагстанлы) мәхәллә әгъзасы (сәләфи) «Доганы дөрес укымыйсыз», дип имам кабинетында аның ярдәмчесенә һөҗүм иткән. Кыйнау факты буенча хокук саклау органнарына гариза бирелгән[4].

Нефтеюганск шәһәре мәчете «Петербургпроектсервис» фирмасы проекты буенча төзелгән[5]. Мөселман гыйбадәтханәсе өчен урын шәһәр читендә, 9-а микрорайоны территориясендә, Усть-Балыкская урамы һәм урау юл киселешендә билгеләнгән.

3 катлы бинаның гомуми мәйданы 819,28 кв. м. 200 намаз укучыга (135 ир-атка һәм 65 хатын-кызга) исәпләнгән, ике манаралы, бер гөмбәзле мәчет[6]. Ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым керү юллары эшләнгән. Нефтеюганск Җәмигъ мәчете территориясе тәртипкә китерелгән, ул койма белән әйләндереп алынган, чыршылар утыртылган, алар арасыннан сукмаклар салынган.

Җитәкчелек

үзгәртү
  • 2000 елда җирле мөселман җәмгыяте рәисе Булат Мәүлит улы Бәдретдинов
  • 2011 елдан имам Җәмил хәзрәт
  • Имам-хатыйб, Нефтеюганск шәһәренең җирле мөселман җәмгыяте җитәкчесе Усман хәзрәт Печерин[7]
  • Имам урынбасары Исмаил хәзрәт Мәхмүтов

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү