Нефтеюганск
Нефтеюганск (рус. Нефтеюганск) — Россиядә шәһәр, Хант-Манси — Югра автономияле округының халык саны буенча икенче шәһәр.
Нефтеюганск | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Регион | Хант-Манси — Югра автономияле округы |
Координатлар | 61°6'N, 72°36'E |
Нигезләнгән | 1961 |
Мәйдан | 154 км² |
Мәркәз биеклеге | 40 м |
Халык саны | 123 276 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 3463 |
почта индекслары | 628300 |
Рәсми сайт | admugansk.ru/ |
Кардәш шәһәрләр | |
Халык саны — 123 276 кеше.[1]
География Үзгәртү
Нефтеюганск Об елгасы һәм аның Юган Об ермагы өстендә, Ханты-Мансийсктан 250 километр көнчыгыштарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Пыть-Ях (50 км).
Тарих Үзгәртү
Нефтеюганск 1961 елда Усть-Балык авылы янында геологоразведчиклар бистәсе буларак нигезләнә. Нигезлнгән бистәсенә Партсъездовский исеме кушыла.[2]
1962/1963 елдан Нефтеюганск исемен йөртә.
1964 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1967 елда шәһәр статусын ала.
Халык Үзгәртү
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|
~600 | 19 675 | 52 393 | 93 930 | 107 830 | 123 276 |
Милли состав Үзгәртү
Милләт | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|
руслар | 67,0% | 68,4% |
татарлар | 10,8% | 10,9% |
украиннар | 6,8% | 5,4% |
әзериләр | 2,3% | 2,4% |
Икътисад Үзгәртү
Икътисад нигезе — нефть чыгару.
Нефтеюганскта Усть-Балык — Омск нефть үткәргече һәм Усть-Балык — Тубыл нефтепродуктлар үткәргече башланалар.
Төзү конструкцияләр заводы, икмәк заводы.
Югары уку йортлары Үзгәртү
- Мәскәү социаль-һуманитар университеты филиалы
- Омск дәүләт техника университетының филиалы
- Тум дәүләт радиоэлектроника һәм идарә системалар университетының филиалы
- Россия дәүләт социаль университеты филиалы
- Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-30
- ↑ http://www.admugansk.ru/category/11
- ↑ http://www.mojgorod.ru/hmao/neftjugansk/index.html
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-27
- ↑ 2010 ел сан алу базасы