Лангепас җәмигъ мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Лангепас, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Лангепас җәмигь мәчете (рус. Соборная мечеть г. Лангепаса) — Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Лангепас шәһәрендә урашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять карамагында.

Мәчет
Лангепас җәмигъ мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628671,
Төмән өлкәсе, ХМАО, Лангепас, Парковая ур., 18
Координатлары N 61° 14' 52.0944" E 75° 10' 9.7428"
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре ике манарасы бина янәшәсендә
Төзелеш еллары 20082011 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Лангепасская Соборная мечеть Рәсми сайт

2010 елда татарлар шәһәр халкының (41 670 кеше) 9,9% ын, таҗиклар 2,9%ын, башкортлар 2,4% ын, ләзгиләр 1,4% ын, азәриләр 1,2% ын, үзбәкләр 1,0% ын тәшкил иткән[1].

Лангепас шәһәрендә мөселман җәмгыяте 1990-еллар башында оешкан. Җәмигъ мәчете ачылганчы, намазлар мәхәллә кешеләренең өендә, бәйрәм намазлары «Тонус» физкультура комплексы бинасында үткәрелеп килә. 2001 елдан мәчет бинасы итеп китап кибете реконструкцияләнә. Бина мөселманнар өчен җитәрлек зурлыкта булмаган[2].

Лангепас шәһәренең Җәмигъ мәчетен төзү башлангычы булып, «ЛУКОЙЛ»[d] нефть компаниясе (компания президенты Ваһид Йосыф улы Әләкпәров[d]) һәм Югра автономияле округы хөкүмәте арасында төзелгән социаль партнерлык турында килешү хезмәт итә, документка Наталья Владимировна Комарова кул куя[2].

Мәчет төзелеше 2008 елда башланган, бу ниятне тормышка ашыруда Лангепас шәһәре администрациясе дә зур роль уйный, ул дини объектны төзү координаторы булып тора. Төзелешкә ике елдан артык вакыт киткән һәм 2011 елның 10 мартында, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә, «ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер»нең 15 еллыгына һәм Лангепас шәһәренең 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында ачылган [3]. Бүгенге көндә мәчет округның иң зур, матур мәчетләренең берсе, шулай ук шәһәрнең архитектура истәлекле урыны булып тора. Мәчет бинасын төзү һәм бүлмәләрне җиһазлау дин әһелләре белән тулы элемтәдә барган. Аларның барлык теләкләре һәм ислам кануны нюанслары исәпкә алынган. Нәтиҗәдә, барлык кануннарга туры килгән, сыйфатлы эчке бизәкле бина барлыкка килгән[2].

Лангепас шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 2011 елның 25 мартында рәсми теркәлү узган[4].

Мәчетнең архитектура кыяфәте Төньяк киңлекләргә хас булган мөселман гыйбадәтханәләре тибына туры килә һәм исламның барлык кануннарына җавап бирә. Ике катлы мәчет бинасының зурлыгы 25м х 31м. Мәчет 2 манаралы, манараларның биеклеге 14м, төп намаз залы өстендә радиусы 12 м булган гөмбәз урнаштырылган. бинаның гомуми мәйданы 996,6 кв. м тәшкил итә. Бинаның беренче катында иркен вестибюль, гардероб, ир-атлар өчен тәһарәтханә, ашханә урнашкан. Дини китаплар һәм атрибутика сатыла торган кибет бар. Ир-атлар өчен намаз залының мәйданы 213,5 кв.м., бер үк вакытта 300гә якын кеше намаз укый ала. Келәмнәр Мәскәү өлкәсендә заказ буенча эшләнгән. Диварларда Коръәннән аерым аятьләр һәм Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме язылган рәсемнәр урнаштырылган. Яктылык бирүче люстралар Чиләбе өлкәсендә эшләнгән[2]. Бина Мәккәдәге изге Кәгъбәга юнәлдерелгән. Намаз залы үзәгендәге Төркиядә эшләнгән михрабны 2009 елда округка сәфәре вакытында Лангепас шәһәренә килгән Истанбул шәһәренең Бешикташ районы мөфтие бүләк иткән[2]. Икенче катта хатын-кызлар өчен гардероб, хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ике уку сыйныфы (ир-атлар өчен аерым һәм хатын-кызлар өчен аерым, анда мәхәллә кешеләрен якшәмбе һәм кичләрен Ислам нигезләренә өйрәтәләр), шулай ук ярдәмче бүлмәләр бар. Хатын-кызлар намаз залы ике яктан балконнардан тора. Хатын-кызлар өчен намаз залының мәйданы 54 кв. м. һәм 38 кв. м. Мәчет янында аерым торган кечкенә бина мәрхүмнәрне юып, соңгы юлга озату өчен каралган.

«ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе җитәкчелеге Җәмигъ мәчетенә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Округка сәфәрләрнең берсендә мәчеткә «ЛУКОЙЛ» ААҖнең беренче башкарма вице-президенты (2006–2022) Равил Өлфәт улы Мәганов килгән. Ул мәчеткә гаилә реликвиясен ― XVIII гасыр кулъязма Коръәнен бүләк иткән[2].

2023 елның декабреннән башлап, мәчеттә зур төзекләндерү эшләре уздырыла. Реконструкцияләү буенча эшләр «Лукойл» компаниясе һәм Югра Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында алып барыла. Яңарту ирләр һәм хатын-кызлар залларына, уку сыйныфларына кагылган[5].

Җитәкчелек

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү