Равил Мәганов
Равил Мәганов, Равил Өлфәт улы Мәганов (1954 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт — 2022 ел, Мәскәү) — топ-менеджер, «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты (2006 елдан), идарә һәм директорлар шурасының башкарма әгъзасы, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1996), шәрәфле нефтьче, РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премияләре лауреаты (1998, 2000, 2006). Мультимиллионер (милке $ 230 млн), эре шәхси нефть ширкәте хуҗаларының берсе («Лукойл» ААҖ $138,98 млн торучы 0.368% акцияләренә ия)[1][2].
Равил Мәганов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Өлфәт улы Мәганов |
Туган | 25 сентябрь 1954 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт |
Үлгән | 1 сентябрь 2022 (67 яшь) Мәскәү, РФ |
Үлем сәбәбе | Тупас җәрәхәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты |
Һөнәре | топ-менеджер |
Җефет | Елена |
Балалар | улы, кызы |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Наил Мәганов |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1954 елда Әлмәттә нефтьче гаиләсендә туган. Әтисе Өлфәт Мәганов (1928—2018) 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли[3]. Әнисе — Роза Фатих кызы, укытучы[4]. Равил Өлфәт улы «нефть һәм газ яткылыклары технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру тау инженеры» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган (1977).
Хезмәт юлы
үзгәртү1977—1984 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Сөләйнефть» нефть-газ табу идарәсендә оператор, мастер, өлкән инженер, нефтепромысел башлыгы, цех башлыгы.
1984—1985 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Ямашнефть» нефть-газ табу идарәсендә баш инженер — идарә башлыгы урынбасары.
1985—1988 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Урьевнефть» нефть-газ табу идарәсендә (Көнбатыш Себер) баш инженер, идарә башлыгы.
1988—1993 елларда — «Лангепаснефтегаз» җитештерү берләшмәсендә: баш инженер — генераль директор урынбасары, генераль директор.
1993—1994 елларда — «ЛУКОЙЛ» ААҖ нефть чыгару буенча вице-президенты.
1994—2006 елларда—«ЛУКОЙЛ» ААҖ нефть эзләү һәм чыгару буенча беренче вице-президенты.
2006 елдан — «ЛУКОЙЛ» ААҖ беренче башкарма вице-президенты[5].
Нефтьүткәргечләр һәм сукудыргычлар коррозиясе проблемаларына, саклау системаларын булдыруга һәм нефть табуга багышланган фәнни мәкаләләр авторы. Авторлык таныклыклары, уйлап табуга 6 патент алган.
2011 елда 67,11 млн еллык гомуми кереме белән иң югары хезмәт хакы алучы топ-менеджерлар рейтингында 88нче урын били[6].
Җәмәгать эше
үзгәртү- 1987-1993 елларда — Лангепас халык депутатларының шәһәр шурасы депутаты.
- 1990-1993 елларда — Хант-Манси АО округ шурасы депутаты.
Халыкара экология фәннәре һәм тормыш куркынычсызлыгы академиясе академигы (1998).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1996 — РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- 1998 — РФ Хөкүмәте премиясе — «Волгоград өлкәсендә нефть чыгаруда яңа технологияләр һәм ысулларны кулланышка керткән өчен»
- 2000 — РФ Хөкүмәте премиясе — ««Лукойл» ААҖ дә икътисади һәм сәнәгый рисклар белән идарә итү системасын булдырган өчен»
- 2006 — РФ Хөкүмәте премиясе — «Каспий диңгезендә яңа яткылыкларны үзләштерүгә керткән хезмәте өчен»
- 1988 — Хөрмәт Билгесе ордены
- 2004 — Хөрмәт ордены (РФ)
- 2009 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены
Үлеме
үзгәртүРавил Мәганов Мәскәүдә ачыкланмаган хәлләрдә һәлак була. Аның гәүдәсе 2022 елның 1 сентябрендә Маршал Тимошенко урамындагы үзәк клиник хастаханә тәрәзәләре астында табылган. Элегрәк ул йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм депрессия белән әлеге больницага эләккән. Җәсәде Әлмәтнең мөселман зиратында җирләнгән[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Маганов Равиь Ульфатович. Персона РФ : Кто Есть Кто в России(рус.)
- ↑ Миллионера Равиля Маганова призывают к ответу за долг в 114 тыс. руб
- ↑ Маганов Ульфат Маганович. 2019 елның 7 октябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 16.10.2018(рус.)
- ↑ Наиля Маганова родители научили добиваться всего самостоятельно. «Знамя труда»
- ↑ Маганов Равиль Ульфатович. Московский бизнес портал(рус.)
- ↑ Арслан Минвалеев, Елена Фадеева, Эльвира Вильданова, Альберт Бикбов. Who is mr. Маганов? «БИЗНЕС Online», 27.11.2013(рус.)
- ↑ «Человек, который сделал себя сам»: в Альметьевске простились с Равилем Магановым. Татар-информ, 2.09.2022
Сылтамалар
үзгәртү- Маганов Равиль Ульфатович. 2017 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган. ПАО «Лукойл»(рус.)
- Маганов Равиль Ульфатович. 2021 елның 6 май көнендә архивланган. Губкинский университет(рус.)
- Маганов Равиль Ульфатович. Институт развития гражданского общества и местного самоуправления(рус.)