Нур (мәчет, Советский, ХМАО)

Ислам гыйбадәтханәсе (Советский, ХМАО, Россия)

«Нур» мәчете, Советский мәчете (рус. Мечеть «Нур» (Луч) города Советский ХМАО) –— Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округы Советский районының административ үзәге Советский шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Нур
Советский мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628447,
Төмән өлкәсе, ХМАО, Советский районы, Советский, Комсомольский тыкр.
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы түбәсендә
Төзелеш еллары 20082014 еллар
Төп даталар:
2008 ― нигез салыну
2014 ― ачылу
Халәте гамәлдә

Советский 1963 елда бистә буларак барлыкка килгән (1996 елдан шәһәр). 1960―1970 елларда төрле милләт кешеләре, шул исәптән мөселманнар: татарлар, башкортлар, аварлар, азәрбайҗаннар, казакълар, таҗиклар, үзбәкләр һәм башкалар Совет районына илнең урман сәнәгатен күтәрергә күчеп киләләр.

2010 елгы җанисәп буенча татарлар бистә халкының (26 495 кеше) 7,8% ын, азәриләр 1,6% ын, башкортлар 1,35% ын тәшкил иткән[1].

1963 елдан бирле Советскийда мәчет тә, дини оешма да булмаган. 2005 елда өлкән кешеләр мәчет төзелеше белән җитәкчелек итүне Фәнзия Тимерҗан кызы Кармановага (Нигъмәтҗанова) (1947 елда БАССР Борай районы Кузбай авылында туган, 1980 елда ире белән иренең эш урыныннан юнәлтү белән күчеп килгән) ышанып тапшырган[2].

2006 елда Советский шәһәрендә «Яктылык» (рус. Сияние) милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы булдырылган һәм дәүләт хезмәтендә теркәлгән. Мәчет проекты эскизын Ф. Т. Карманова үзе булдырган. Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчет төзелешенә фатыйхасын биргән [3].

Мәчет төзү өчен мөселман җәмгыятенә шәһәр хакимияте җир кишәрлеге бүлеп биргән. Россиянең иң эре компанияләре «Газпром», «Лукойл» һәм «Северавтодор» финанс ярдәме күрсәткән, алар мәчеткә беренче булып 800 мең сум, 1,2 млн. сум һәм 300 мең сум бүлеп биргәннәр. Мөселман җәмгыятенә төзелеш материаллары белән дә ярдәм итәләр. Директоры рус кешесе булган бер фирма фундамент блоклары бирә һәм фундаментны монтажлау эшен башкара. Икенче предприятие (җитәкчесе шулай ук рус кешесе) плитәләр бүлгән һәм үз көче белән аларны ябып та биргән. Төзелештә булачак мәхәллә әгъзалары бушлай эшләгән. Мәсәлән, мәчет диварларын Рамазан аенда 16 кешедән торган таҗиклар бригадасы төзегән. Мәчет 6 ел төзелгән.

Мәчет гөмбәзе һәм манарасындагы ярымайларны, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәннән соң, әзерләү һәм Казаннан җибәрү Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган[4].

2014 елның 1 мартында мәчетнең тантаналы ачылышы булган.

Гыйбадәтханәдә көн саен намазлар үткәрелә, никах, яңа туган сабыйга исем кушу һәм башка дини йолалар оештырыла. Шулай ук биредә Коръән һәм гарәп язуын өйрәнү буенча дәресләр уза. Мәчет каршында «Нур» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге эшли.

Советский районында урнашкан Пионерский[d] шәһәр тибындагы бистәсендә урман эшкәртү предприятиеләрендә эшләүче дагстанлылар күп яши, алар әлеге бистәдә барлык кирәкле бүлмәләре булган ике катлы мәчет төзи[5].

Бер катлы, 17х15 метрлы бина. Төзелеш ахырында «ЛУКОЙЛ» биргән бер миллион 200 мең сум акчага мәчетне ак кирпеч белән тышлаганнар. Мәчет төзелгәндә исламның барлык кануннары үтәлгән: мәчет Мәккә ягына карый. Зур намаз залы ике өлешкә бүленгән: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым керү урыннары бар.

Җитәкчелек

үзгәртү
  • 2019 елдан имам Зубаир хәзрәт Алихазумов (Дагстаннан, Махачкалада ислам университетын тәмамлаган) [6]
  • Имам Рамазан хәзрәт (Дагстаннан).

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү