Пыть-Ях мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Пыть-Ях, ХМАО, Россия)

Пыть-Ях мәчете (Мечеть города Пыть-Ях ХМАО) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Пыть-Ях шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Пыть-Ях мәчете
Мәчетнең эчке күренеше
Мәчетнең эчке күренеше
Мәчетнең эчке күренеше
Ил Россия
Шәһәр 628383,
Төмән өлкәсе, ХМАО, Пыть-Ях, 5а мкр., Фарман Салманов ур., 2
Координатлары N 60° 45' 26.856" E72° 46' 31.3464"
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина янәшәсендә
Төп даталар:
1999 ― теркәлү
2004 ― нигез ташы салу
2012―2015 ― төзелеш тукталып тору
Халәте гамәлдә

Пыть-Яхта (1982 елдан штб, 1990 елдан шәһәр) 2010 елгы җанисәп буенча 41 488 кеше, шулар эченнән азәрбайҗаннар 1 139 кеше (шәһәр халкының 2,75% ы), башкортлар 1 325 кеше (3.19% ы), комыклар 2 073 кеше (5,00% ы), лезгиннар 549 кеше (1,32% ы), ногайлар 305 кеше (0,74% ы), таҗиклар 267 кеше (0,64% ы), татарлар 3 078 кеше (7,42% ы), чеченнар 701 кеше (1,68% ы) яшәгән[1].

Мәчет ― ХМАОда иң зурысы (2020)[2]

Җирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 1999 елның 9 августында юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[3]

Шәһәрдә беренче мәчет Вертолетка шәһәрчегендә мәчет итеп җайлаштырылган бинада урнашкан булган[4]. Мөселман бәйрәмнәрендә намазга килүчеләр, бина эченә генә сыймыйча, мәчет ишегалдын да тутырып утыралар.

  Тышкы рәсемнәр
  Беренче мәчет бинасы.

2004 елда яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. 120 урынга исәпләнгән мәчет проекты Яр Чаллыда архитектор Маркиз Басыйров тарафыннан эшләнгән булган, әмма бәяләр арту һәм мәхәллә әгъзаларының җыйган акчалары җитми башлау сәбәпле, мәчет төзелешен туктатып торырга туры килгән. Эшмәкәр, «АвтоСпецТранс» ҖЧҖ директоры Супьян Султанович Хужулов (1969 елда Гудерместа (Чечня) туган, Пыть-Ях шәһәр Думасы депутаты һәм ун бала атасы) [5][6] ярдәмгә килгән, мәчет бинасын зуррак итеп, проектны яңабаштан эшләргә кушкан[7]. Мәчет төзелеше барышын күзәтүне дә үз өстенә алган. «АрхИдея» ҖЧҖ архитекторлык ширкәте (архитектор Дмитрий Русаков) мәчетне төзегән. Мәчет барлык Ислам кануннарына туры китереп төзелә. Мәсәлән, ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, малайларны һәм кызларны Ислам нигезләренә өйрәтү өчен аерым уку бүлмәләре, дини йолалар үткәрү бүлмәләре каралган. Мәчет дин тотучылар акчасына төзелә. Ул 1500 ир-ат һәм 200 хатын-кызны сыйдыра ала[8]. Балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли.

2012 елда Җәмигъ мәчете төзелеше туктап калган булган. Интервал суд арбитраж процесслары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән. Ул вакытта шәһәр администрациясе җир участогын тартып алу турында дәгъва белән чыга. Арбитраж процесслары Омскида, Төмәндә һәм ике тапкыр Мәскәүдә, соңгысы Россия Югары Арбитраж суды президиумында узган[9]. 2015 елдан төзелеш дәвам иткән. 2017 елда Корбан бәйрәме әле төзелеп бетмәгән яңа бинада узган[10].

2020 елда Супьян Хужулов иганәсе ярдәмендә мәчеттә мәдрәсә класслары җиһазландырылган[11].

Җитәкчелек

үзгәртү
  • 2003 елның 11 гыйнварыннан имам-хатыйб Гаджиев Магомедгаджи Белетович (Махачкаладан, Дагстан ислам университетын тәмамлаган)[12]
  • Имам ярдәмчесе Айрат Нигъмәтуллин

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү