Радужный мәчете (ХМАО)

Ислам гыйбадәтханәсе (Радужный, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Радужный мәчете (рус. Соборная мечеть в городе Радужный ХМАО) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Радужный шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Радужный мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628462,
ХМАО, Радужный, 1нче мкрн, Казамкин ур., 48
Координатлары N 62° 7' 27.138" E 77° 26' 47.7708"
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы керү юлы өстендә
Төзелеш еллары 20012004 еллар
Төп даталар:
2004 ― мәчет ачылу
2018 ― төзәтү эшләре
Халәте гамәлдә

Радужныйда (1982 елдан штб, 1985 елдан шәһәр) 2010 елда шәһәр халкының (43 339 кеше) татарлар 6,8 % ын (3 977 кеше), ләзгиләр 4,19% ын (2 818 кеше), азәриләр 3,56% ын (2 100), башкортлар 3,19% ын (1 385 кеше), комыклар 2,36% ын (728 кеше), таҗиклар 1,79% ын (715 кеше), үзбәкләр 0,60% ын (261 кеше) тәшкил иткән[1].

Радужный шәһәренең җирле мөселман дини җәмгыяте (мәхәллә) 2001 елның 21 гыйнварында рәсми теркәлгән[2].

2004 елның 26 ноябрендә Радужныйда Җәмигъ мәчете ачылган. Мәчет төзелеше төрле чыганаклардан финансланган. Муниципаль берәмлек предприятиеләре, гади халык үз өлешен кертә. Бизнесмен һәм меценат Михаил Гуцериев[d] (ингуш милләтеннән) зур финанс ярдәме күрсәтә[3].

2010 елның 14 апрелендә Радужный шәһәренең җирле татар-башкорт милли-мәдәни автономиясе оешкан, автономия башлыгы итеп Новоаганск[d] шәһәр тибындагы бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Рафиулла сайланган. Ул 2009 елда ХМАО-Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов тарафыннан ХМАОның Түбән Варта районына җибәрелгән. Рөстәм хәзрәт районга килгәч, Радужный шәһәре татарлары һәм башкортлары дингә тартыла һәм үзләренең милли тамырларын искә ала башлый[4].

2018 елда Михаил Гуцериев нигезләгән «САФМАР» хәйрия фонды бүлеп биргән акчага мәчеттә төзекләндерү эшләре башкарылган: кирәкле материаллар сатып алынган, мәчет тирәсе койма белән уратып алынган[5].

Мәчетнең матур, заманча бинасы шәһәр читендә, Казамкин урамында урнашкан.

Җитәкчелек

үзгәртү

2003 елның 11 гыйнварыннан имам-хатыйб Муса Хасанович Белгороев[6]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү