Югорск мәчете
Югорск мәчете (рус. Мечеть города Югорск ХМАО) –— Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Югорск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Мәчет | |
Югорск мәчете
| |
Ил | Россия |
Шәһәр | 628260, Төмән өлкәсе, ХМАО, Югорск, Попов ур., 81 |
Координатлары | 61° 19' 6.254" N 63° 19' 58.202" E |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ХМАО МДН / мәхәллә |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы бина янәшәсендә |
Төзелеш еллары | 1996—1997 еллар |
Төп даталар: 1997 ― биналы булу
2014 ― яңа мәчет төзү планлаштырыла 2015 ― хәйрия фонды булдыру | |
Халәте | гамәлдә |
2010 елгы җанисәп буенча шәһәрдә азәрбайҗаннар 251 кеше, башкортлар 371 кеше, казакълар 45 кеше, кыргызлар 174 кеше, таҗиклар 156 кеше, татарлар 1830 кеше, үзбәкләр 149 кеше исәпкә кергән[1].
2023 елда шәһәрдә 2 меңнән артык мөселман яшәгән.
Тарих
үзгәртүЮгорск шәһәренең мөселман җәмгыяте 1994 елдан бирле эшли. Җирле мөселман дини оешмасы 1999 елның 24 июлендә мәхәллә җыелышы тарафыннан оештырылган. 1999 елның 9 августында Җирле мөселман дини оешмасы (ММРО) Хант-Манси автономияле округының Юстиция идарәсе тарафыннан юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[2].
Мәхәллә әүвәл Россия һәм Европа БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Хант-Манси автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә кергән[3].
1997 елдан бирле мәчет итеп файдаланылучы бина үз вакытында шәхси төзелеш буларак планлаштырылган, мәчетнең архитектурасы мөселман кануннарына туры килми. Шуңа күрә Югорск шәһәре администрациясе җирле дини мөселман оешмасы (мәхәллә) белән берлектә 500 кешегә исәпләнгән яңа мәчет төзү кирәклеге турында карар кабул итә. 2014 елда Югорск шәһәр башлыгы (2000―2018 елларда) Рәис Зәки улы Сәлахов (1960―2018)[4] Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән очрашу вакытында шәһәрдә яңа мәчет төзергә планлаштырылуын хәбәр итә[5]. Генераль план проектына ярашлы, мәчет Торговая урамында, ике дәрәҗәле транспорт чишелеше районында урнашачак[6].
2015 елда яңа мәчет төзелеше өчен иганәләр җыю өчен «Бердәмлек» (Единство) хәйрия фонды булдырылган. Проект эзләнүләре башкарылган, шәһәрне формалаштыручы предприятие «Газпром трансгаз Югорск» ҖЧҖ көче белән хәйрия нигезендә бинаның эш проекты булдырылган[7][8].
Хәзерге вакытта яңа мәчет төзелеше буенча эш тукталган.
Бина
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Яңа мәчетнең эскиз проекты. |
Мәчет итеп файдаланылучы бина бер катлы, кирпечтән салынган, аның зурлыгы 13х13 метр, аерым торган манарасы бар[9].
Корбан бәйрәмендә 700гә якын мөселман мәчет һәм аңа якын территориядә намазга җыела[10].
2023 елда шәһәр хакимияте, автомобильләр туктау урыны ясау өчен, мәчет янындагы буш мәйданны мәчет файдасына биргән.
Җитәкчелек
үзгәртү2003 елның 6 гыйнварыннан мәхәллә идарәсе рәисе имам Хәниф улы Салават хәзрәт Гаряев (1965 елның 6 февралендә туган)[11][12].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ВПН том 3. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по городским округам и муниципальным районам Ханты-Мансийского автономного округа — Югра. әлеге чыганактан 2013-12-24 архивланды. 2013-12-31 тикшерелгән.
- ↑ ММРО г. Югорска
- ↑ Мечеть в Югорске. 2024 елның 10 июль көнендә архивланган. smorodina.com
- ↑ Ушел из жизни Раис Закиевич Салахов. adm.ugorsk.ru, 26.08.2018(рус.)
- ↑ Глава Югорска Раис Салахов решил построить мечеть. ura.news, 05.03.2014(рус.)
- ↑ В Югорске построят новую мечеть. uralinform.ru, 07.02.2014
- ↑ В Югорске появится новая мечеть. «Ислам в Сибири», 04.03.2014
- ↑ Обсудили строительство новой мечети. admugorsk.ru, 10.09.2015
- ↑ В Советском районе ХМАО строятся две мечети. «Ислам в Сибири», 27.02.2012(рус.)
- ↑ После ночи в молитвах. ugorskinfo.ru, 15.08.2019(рус.)
- ↑ Гаряев Салават Ханифович
- ↑ Поздравляем с Ураза байрамом. Наш Югорск, 21.04.2023(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Глава Югорска беспокоится о строительстве мечети. ansar.ru, 05.03.2014(рус.)