Рәис Сәлахов
Рәис Сәлахов, Рәис Зәки улы Сәлахов (Раис Закиевич Салахов; 1960 елның 4 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы ― 2018 елның 26 августы, РФ, Мәскәү) ― муниципаль берәмлек башлыгы, 2000―2018 елларда Хант-Манси автономияле округының Югорск шәһәре башлыгы (мэр). Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (2018, вафатыннан соң).
Рәис Сәлахов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәис Зәки улы Сәлахов |
Туган | 4 июнь 1960 СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы |
Үлгән | 28 август 2018 (58 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | мэр, шәһәр башлыгы |
Бүләк һәм премияләре |
Рәис Сәлахов | |
---|---|
Югорск мэры ― Югорск шәһәр Думасы башлыгы | |
Вазыйфада 2000 ел – 2018 ел | |
Дәвамчысы | Андрей Бородкин |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1960 елның 4 июнендә Башкорт АССРның Туймазы шәһәрендә туган.
Белеме
үзгәртү- Свердловск төзелеш техникумы, 1984.
- Урал икътисад һәм хокук институты, 1996 ел, юрист.
- Мәскәү дәүләт социаль университеты, 2001 ел, икътисадчы [1].
Хезмәт юлы
үзгәртүЮгорск шәһәрендә (элек Комсомольский бистәсе) хезмәт биографиясе 1977 елдан, 17 яшьлек яшүсмер вакытыннан башлана. Ул гади эшчедән муниципаль берәмлек башлыгына кадәр юл үтә[2]. 1977―1980 елларда «Тюментрансгаз» берләшмәсенең күчмә механизацияләнгән колоннасында (ПМК) эшче, аннары монтажчы булып эшли. 1980 елның маеннан 1982 елның июнь аена кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1982 елның июленнән 1990 елның маена кадәр «Комсомольскстройгаз» трестының СМУ-2 монтажчысы, мастер булып эшли.
1990 елның маенда халык депутатларының Комсомольский бистә Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Югорск шәһәре башлыгының беренче урынбасары.
2000 елның апрелендә беренче тапкыр Югорск шәһәре башлыгы вазыйфасына сайлана. 2005 елда шәһәр халкы икенче тапкыр югары ышаныч күрсәтә һәм Югорск шәһәре башлыгы итеп сайлый.
2010 елда «Бердәм Россия» партиясенең Югорск җирле бүлекчәсе сайлау берләшмәсе тарафыннан Югорск шәһәре Думасы депутатлыгына тәкъдим ителә, 2011 елның мартында Югорск шәһәре Думасы депутатлары составыннан шәһәр башлыгы итеп сайлана һәм Югорск шәһәре Думасын җитәкли[3].
2016 елның апрелендә Югорск шәһәре башлыгы итеп сайлана, шәһәр администрациясен җитәкли. Соңгы срок 2021 елда тәмамланырга тиеш булган, әмма 2018 елның июнендә үз теләге белән эштән китү турында гариза язып, вазыйфасыннан китә (аның урынын Андрей Викторович Бородкин ала)[4]. Сәламәтлеге начарланганнан соң, Ханты-Мансийск хастаханәсенә эләгә, аннан Мәскәүгә күчерәләр. 2018 елның 26 августында Мәскәүдә 59нчы яшендә вафат булган[5][6].
Аның җитәкчелеге елларында шәһәрдә ярты миллион квадрат метрдан артык торак төзелә, дистәләгән социаль объектлар тапшырыла, шәһәр урамнары төзекләндерелә, скверлар һәм парклар төзелә. Алар арасында шәһәрдәге иске торакны сүтү, балалар поликлиникасы төзелешен тәмамлау, хастаханәнең яңа корпусын төзү, бүлекчәләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, хастаханә хезмәткәрләренә торак бүлеп бирү, изге Сергий Радонежский гыйбадәтханәсен, «Югра-презент» мәдәният үзәген, шәһәр музеен, фонтан мәйданын, физкультура-спорт комплексын һ.б. төзүгә зур көч куя. 2006 елда Югорск шәһәре «Иң төзек шәһәр» округ конкурсында беренче урынны яулаган[7]. 2005 елдан башлап, Югорск шәһәре татарлары һәм башкортларының «Болгар» иҗтимагый оешмасына[8] (оешма рәисе Резида Рәис кызы Сәлахова, 1959 елда ТАССРның Керкәле (Лениногорск районы) авылында туган, югары белемле, 2010 елның 20 гыйнварыннан «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» муниципаль казна учреждениесе директоры[9]) Югорск шәһәрендә Сабантуй үткәрергә ярдәм иткән, бәйрәмнең спонсоры булган [10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүЭшләгән елларында Рәис Зәки улы күп санлы бүләкләр белән бүләкләнгән, шул исәптән:
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале
- «Округ алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе (Хант-Манси автономияле округы ― Юграның югары бүләге)
- «Хант-Манси автоном округы ― Юграга 75 ел» истәлек билгесе
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе
- Хант-Манси автономияле округы – Югра буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы медале
- Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы медале
- Хант-Манси автономияле округы ― Югра Губернаторының Рәхмәт хатлары
- Төмән өлкә Думасының, Хант-Манси автономияле округы – Югра Думасының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары
- Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (вафатыннан соң) ― Югорск шәһәре Думасының 28.08.2018 № 58 карары белән[11].
Хәтер
үзгәртү- 2018 ― Югорск шәһәре Думасының 30.10.2018 № 76 карары белән шәһәрнең фонтан мәйданына «Рәис Сәлахов исемендәге фонтан мәйданы» исеме бирелә.
- 2019 елның 27 августында 2000―2018 елларда шәһәр башлыгы булып эшләгән (үзе төзеткән) мэрия бинасы фасадында мемориаль такта ачылган[12].
- 2021 ― «Югорск спорт үзәге» спорт комплексында нәфис гимнастика буенча элекке шәһәр башлыгы Рәис Зәки улы Сәлахов истәлегенә багышланган төбәкара ярышлар уздырылган[13].
- 2023 ― Рәис Зәки улы Сәлахов истәлегенә багышланган «Остался навсегда» җыентыгы басылган (төзүче-мөхәррире Галина Леонидовна Беловол). Басма Югорск шәһәре бюджетыннан коммерцияле булмаган оешмаларга субсидия һәм Югра Губернаторының физик затларга грантын кулланып әзерләнгән[14][15].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Легенды Югры. Салахов Раис Закиевич. Интернет-портал «Земляки»
- ↑ Салахов Раис Закиевич. Глобал86.ру(рус.)
- ↑ Салахов Раис Закиевич, 04.06.60 г.р. – выборы. info.vybory.pro
- ↑ Алена Кульмухаметова. В Москве скончался экс-глава Югорска Раис Салахов. KP.RU, 27.08.2018(рус.)
- ↑ Наталья Комарова выразила соболезнования родным экс-мэра Югорска. Новости Сургута, 27.08.2018(ингл.)
- ↑ Скончался экс-мэр Югорска Раис Салахов. АиФ Югра, 2018(рус.)
- ↑ Ирина Левонян. «Я мечтал построить город!». ХранителиРодины.рф(рус.)
- ↑ Интервью газете «Югорский вестник». vk.com, 3.06.2014(рус.)
- ↑ Салахова Резида Раисовна. Администрация города Югорска
- ↑ Сабантуй ― дело общее. «Югорский вестник», 25.06.2011(рус.)
- ↑ Почетный гражданин города Югорска Салахов Раис Закиевич (1960-2018). Администрация города Югорска
- ↑ Мемориал в честь Раиса Салахова открыли в Югорске. ГТРК Югория, 27.08.2019(рус.)
- ↑ Соревнования по художественной гимнастике, посвященные памяти Главы города Югорска Раиса Закиевича Салахова. МБУ СШОР «Центр Югорского спорта», 13.10.2021(рус.)
- ↑ Остался навсегда. Презентация книги, посвященной памяти Раиса Закиевича Салахова. МБУ ЦБС г. Югорска, 19.06.2023
- ↑ Остался навсегда: книга воспоминаний о главе города Югорска Раисе Закиевиче Салахове. Единый личный кабинет активиста Югры
Сылтамалар
үзгәртү- Ушел из жизни Раис Закиевич Салахов. Администрация города Югорска, 26.08.2018(рус.)
- Салахов Раис Закиевич – биография. VIPERSON(рус.)