Лянтор мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Лянтор, ХМАО, Төмән өлкәсе, Россия)

Лянтор мәчете (рус. Мечеть г. Лянтор) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Лянтор шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять карамагында.

Мәчет
Лянтор мәчете
Ил Россия
Шәһәр 628449,
Төмән өлкәсе, ХМАО, Сургут районы, Лянтор, Вахтовый бистәсе, Речная ур., 5
Дин Ислам
Мәхәллә ХМАО МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы түбәсендә
Төзелеш еллары 19941995 еллар
Халәте гамәлдә
Сайт Мечеть Лянтора Рәсми сайт

2010 елда татарлар шәһәр халкының (38 959 кеше) 9,85% ын (3 839 кеше), башкортлар 4,5% ын (1 580 кеше), комыклар 3,52% ын (1 372 кеше), таҗиклар 2,41% ын (941 кеше), азәриләр 2% ын (778 кеше), чеченнар 1,44% ын (563 кеше), ләзгиләр 1,16% ын (453 кеше), нугайлар 1,11% ын (431 кеше), үзбәкләр 1,08% ын (420 кеше), казакълар 0,82% ын (320 кеше) тәшкил иткән[1].

1993 елның 1 июнендә беренче тапкыр Лянтор җирендә, «Нефтяник» мәдәният йорты бинасында Корбан бәйрәме уздырылган, бәйрәм намазы укылган. Намазны Лянторның беренче имамы Таһир хәзрәт Дәүләткулов алып барган. Нәкъ менә шул көн Лянтор мөселман җәмгыятенең барлыкка килүенең башы дип санала[2].

1994 елның 9 августында шәһәрнең мөселман җәмгыяте (мәхәллә) рәсми рәвештә теркәлгән[2].

Мәчет бинасы мәхәллә кешеләре көче һәм «Лянторнефть» НГДУ ярдәме белән 1995 елда шәһәрнең Вахтовый бистәсендә Вачунгявин елгасы ярында төзелгән[3]. Бина агачтан мәхәллә әгъзалары һәм шәһәр предприятиеләре акчасына төзелә, мәйданы 12м х 12м. Шул ук елда якшәмбе мәктәбе эшли башлый, анда унга якын кеше укый. 1998 елда, мәхәллә кешеләре үтенече буенча, шәһәр хакимияте Ислам нигезләре буенча белем бирүче якшәмбе мәктәбе өчен аерым бина бүлеп бирә. Ул бина мәчет янында урнашкан. Биредә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11.00 сәгатьтә малайлар һәм кызлар өчен намаз, дин нигезләре һәм гарәп теле укыту буенча дәресләр, шулай ук өлкәннәр өчен шәхси дәресләр үткәрелә. Каникулларда мәктәп укучылары өчен көндезге лагерьлар оештырылып килә[3].

Лянтор шәһәренең җирле мөселман дини оешмасы 1999 елның 7 июлендә юридик зат буларак теркәлгән[3].

Шәһәрдә мөселманнар саны арта бару сәбәпле, гыйбадәт йорты җомга һәм бәйрәм намазларына йөрүче барлык мәхәллә кешеләрен кабул итә алмый. Шәһәрдә зур Җәмигъ мәчете төзү кирәклеге мәсьәләсе туа.

Җәмигъ мәчете

үзгәртү

2006 елның җәендә шәһәрнең Эстон юл төзүчеләре урамында «Әл-Мохтар» яңа Җәмигъ мәчетенең беренче ташы салынган. Нигез ташы салу тантанасында шәһәр администрациясе башлыгы В. К. Шнайдер, ХМАО мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, ХМАО башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Р. А. Колманбетов, Нижнесортымский бистәсе һәм Лангепас шәһәре мәчетләре имамнары Вәлиулла хәзрәт һәм Ибраһим хәзрәт катнашкан һәм чыгыш ясаган. Хаҗия Фатыйма Закирова булачак мәчеткә Хаҗдан алып кайткан Коръәнне бүләк иткән[2].

Мәхәллә кешеләре карары белән мәчетне «Лянторнефть» НГДУның беренче башлыгы М. Б. Назаргалиев хөрмәтенә «Әл Мохтар» (гарәп. مُختار‎ ― «сайланган») дип атарга килешенгән. Җәмигъ мәчете төзелеше буенча Совет рәисе Р. Н. Заһретдинов. Төп спонсор булып район администрациясе тора. Мәхәллә кешеләре үзләре дә төзелешкә акча җыюны оештыра.

2023 елның октябрь ахырында Лянтор мөселманнары Җәмигъ мәчете төзелешен башларга мөмкинлек бирүче документлар пакетын кулларына алган. Алар арасында җир участогын планлаштыру схемасы, проект үзе һәм архитектура карарлары бар. Хәзер күзәтчелек органнарында мәчет төзү өчен рөхсәт алырга кирәк[4].

Мәчетне төзүдә Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров ярдәм итәргә алына[5][6]. Шәһәр мэры Алексей Луценконың аңа җибәргән хаты белән танышкач, Рамзан Кадыйров үзенең Югра буенча тулы вәкаләтле вәкиле Адлан Орзалиевка мәсьәләне контрольгә алырга кушкан. Лянтор җәмигъ мәчете Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыйров исемендәге Иҗтимагый фонд (Аймани Кадыйрова фонды) акчасына төзелә[7] [8].

Мәчет төзелешен финанслауга Аймани Кадыйрова фонды 50 миллион сумга якын акча бүлеп биргән. Әмма шәһәр башлыгы Лянторның Җәмигъ мәчетен төзүгә рөхсәт бирүдән баш тарта. Әлеге карарны юкка чыгару өчен, имам Габделкаюм хәзрәт шәһәр администрациясен район судына биргән[9].

«Оста Проект» ҖЧҖ эш документациясен проектлый, моның өчен 1,6 млн сум кирәк була.

Лянтордагы Җәмигъ мәчете 600―700 кешене сыйдырачак.

Җитәкчелек

үзгәртү
  • Беренче имам ― Таһир хәзрәт Дәүләткулов.
  • Имам-хатыйб Фәиз улы Каюм (Габделкаюм) хәзрәт Исхаков[10]
  • Имам ярдәмчесе Мухаммад Гасанов

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ВПН том 3. Таблица 4. Население по национальности и владению русским языком по городским округам и муниципальным районам Ханты-Мансийского автономного округа — Югра. әлеге чыганактан 2013-12-24 архивланды. 2013-12-23 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 Тагир Давлеткулов. В Лянторе строят мечеть «Аль-Мухтар». Тюменская мусульманская информационная газета МуслимИНФО, № 1, гыйнвар, 2007
  3. 3,0 3,1 3,2 ММРО г. Лянтор – Мечеть Лянтора. vlyantore.ru
  4. Кадыров поможет построить мечеть в Лянторе. 86.ру,14.11. 2023
  5. Мечтающие о мечети жители ХМАО готовят обращение к Кадырову и Минниханову. IslamNews, 24.05.2023
  6. Элина Гайсина, Кристина Скворцова. Мусульмане ХМАО обратятся к Кадырову и Минниханову за помощью в возведении мечети. vestniksr.ru, 24.05.2023(рус.)
  7. Фонд Кадырова построит мечеть в Лянторе. rutube видео, 0:46
  8. Рамзан Кадыров поможет построить мечеть в Югре. ГТРК Югория, 16.11.2023
  9. Мусульмане Лянтора обратились в суд из-за отказа в строительстве мечети. IslamNews, 14.05.2024
  10. Абулкаюм-хазрат Вконтакте

Сылтамалар

үзгәртү