Түбән Сортым мәчете (ХМАО)
Түбән Сортым мәчете, Зинур Хөсәенов исемендәге мәчет (рус. Мечеть «Зинур», Соборная мечеть пос. Нижнесортымский ХМАО имени Зинура Хусаинова) –— Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Сургут районы Түбән Сортым бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Мәчет | |
Түбән Сортым мәчете
Зинур Хөсәенов исемендәге мәчет | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 628447, Төмән өлкәсе, ХМАО, Сургут районы, Түбән Сортым, Северная ур., 6а |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ХМАО МДН / мәхәллә |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | манарасы бина түбәсендә |
Төзелеш еллары | 2004—2014 еллар |
Төп даталар: 1999 ― агач мәчет ачылу
2004 ― таш мәчеткә нигез салыну 2014 ― яңа мәчет ачылу | |
Халәте | гамәлдә |
2002 елгы җанисәп буенча татарлар бистә халкының (10 572 кеше) 14% ын тәшкил иткән[1].
Тарих
үзгәртү1999 елда төзелгән мәчетнең элеккеге агач бинасына намаз вакытында җитмеш кешедән артык сыймый. Бәйрәм намазларын мөселманнар урамда укырга мәҗбүр булган.
2004 елның җәендә яңа мәчет нигезенә беренче субай кагыла. Мәчет төзү өчен 22 миллион сумга якын акча кирәк була. 2004 елда бистәнең 10 меңлек халкының 40% ын мөселманнар тәшкил иткән. Мәчеткә нигез ташын салу тантанасында ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов катнашкан[2].
2014 елның 27 октябрендә бистәдә Җәмигъ мәчете ачылган [3]. Төзелеш ике ел барган. Мәчет төзелешенең башлап йөрүчесе Фирдәвис Хәлимов («Нижнесортымскнефть» НГДУ башлыгы урынбасары). Төзелешкә бистә кешеләре, предприятиеләр (Сургутнефтегаз[d] ПАҖ) ярдәм иткән, беркем дә, хәтта руслар, украиннар, әрмәннәр дә читтә калмаган.
Яңа мәчеттә беренче намазда округның башка шәһәрләреннән чакырылган мөселман дин әһелләре арасында Хант-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов та катнашкан[4].
Гыйбадәт йорты «Нижнесортымскнефть» НГДУның беренче (1988―2002 елларда) башлыгы профессор, фән докторы хаҗи Зинур Мирсалихҗан улы Хөсәенов (1939 елның 25 апрелендә БАССР Атнагол (Туймазы районы) авылында туган, 2005 елның 1 июлендә Түбән Сортымда вафат[5]) хөрмәтенә «Зинур» мәчете дип аталган [6][7]. Түбән Сортымда беренче (агач) мәчет тә, православие гыйбадәтханәсе дә аның ярдәме белән барлыкка килгән булган.
2021 елда Җәмигъ мәчетенә капиталь ремонт ясалган. 2021 елның 30 ноябрендә капиталь ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылган[8].
Бина
үзгәртү700 квадрат метрдан артык мәйданлы бинада 100 кеше сыйдырышлы намаз залы, якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) бүлмәсе, цоколь катында дин тотучылар өчен юыну бүлмәсе (тәһарәтханә) урнашкан.
Мәдрәсәдә Ислам нигезләре, Коръән, балалар һәм өлкәннәр өчен гарәп телен өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә; китапханә һәм кибет эшли, анда мәхәллә кешеләре Коръән, мөселман календарьлары, брошюралар сатып ала ала.
Һәр җомга мәхәллә әгъзаларыннан 150 кеше мәчеткә җыела.
Җитәкчелек
үзгәртүИмам-хатыйб Солтан хәзрәт Тохтаев[9]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2015-05-14
- ↑ В поселке Нижнесортымский началось строительство Соборной мечети. 86.ру, 2.06.2004(рус.)
- ↑ Открыта Соборная мечеть в п. Нижнесортымском. Интерактивная хронолента Сургутского района, 27.10.2014(рус.)
- ↑ В Сургутском районе ХМАО открыли новую мечеть. «Ислам в Сибири», 31.10.2013
- ↑ Анастасия Тарасова. Клятва Зинура Хусаинова. Вестник Сургутского района, 31.08.2019(рус.)
- ↑ 85 ЛЕТ со дня рождения Зинура Мирсалихяновича Хусаенова. ОБОН КДЦ «Кристалл» ВКонтакте, 25.04.2024(рус.)
- ↑ Хусаинов Зинур Мирсалихянович. Интерактивная хронолента Сургутского района(рус.)
- ↑ В Нижнесортымском провели капитальный ремонт Соборной мечети. Наш ХМАО, 30.11.2021
- ↑ Месяц духовного обогащения: нижнесортымцы отпраздновали Ураза-байрам. myseldon.com, 12.04.2024(рус.).
Сылтамалар
үзгәртү- Открытие Соборной мечети в посёлке Нижнесортымский. Интернет-портал «Земляки»(рус.)
- Открытие мечети в Нижнесортымском. YouTube видео, 3:54