Демьян Фәтхи (чын исеме — Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) — татар шагыйре.

Демьян Фәтхи
Туган телдә исем Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов
Туган 10 октябрь 1906(1906-10-10)
Самара губернасының, Ставрополь өязе (Самара губернасы) (хәзер Сембер өлкәсе, Чардаклы районы), Татар Колмаеры авылы
Үлгән 1943(1943)
Воронеж өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре шагыйрь

 Демьян Фәтхи Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Г. Минский (с), Д. Фәтхи, Ш. Усманов, Ә. Айдар, И. Усманов, Һ. Такташ. 1928

Ул 1906 елның 10 октябрендә Самара губернасының Ставорополь өязендәге (хәзер Сембер өлкәсенең Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крестьян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан Самар шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Техникумда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша. 1929 елда инде аның «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан соң озак та үтми «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән җыентыклары басылып чыга. Шушы беренче китапларында ук ул үзен образлы фикерләүдә, тасвирда һәм шигъри формада үзенчәлекле, оригиналь стильле әдип итеп таныта.

Утызынчы елларның урталарында Демьян Фәтхи Ерак Көнчыгышка китә һәм сигез елга якын төрле җирләрдә гади эшче булып эшли. Бу чор шигырьләрендә ул алтын рудникларында эшләүче эшчеләр тормышын, революция алып килгән тарихи үзгәрешләрне һәм Себер табигатенең матурлыгын сурәтли. Алтын казучы шахтерларның революциягә кадәрге газаплы тормышын һәм күмәк хезмәт шартларында социаль аңнары үсүен реалистик картиналарда тасвирлаган «Алтын тайга трагедиясеннән» (1939—1940) исемле поэмасы шагыйрь иҗатында үзенең тыгыз эчтәлеге, эмоциональ көче һәм тел-сурәтләүдәге шигъри образлары, көтелмәгән чагыштырулары белән аеруча күренекле урын алып тора.

Сугыш алдыннан Демьян Фәтхи Татарстанга кайта һәм Яшел Үзән шәһәрендә производствода гади эшче булып эшли. 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы тарихи сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана; совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа-куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырлар үлеме белән һәлак була.

Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «һәрвакыт сафта» (1970) исемле җыентыгында урын алган.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Демьян Фәтхинең исеме Татарстан язучылар берлеге бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Сылтамалар үзгәртү