Түбән Пешли

Атюрьево районында татар авылы

Түбән Пешли (рус. Нижний Пишляй) яки Олы ПешлиМордовиянең Атюрьев районына керүче татар авылы. Югары Пешли белән бергә Стрельник авыл җирлегенә карыйлар. Пешли елгасы буенда урнашкан.

Түбән Пешли
Карта
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Атюрьев районы
Координатлар 54°24'1"тн, 43°16'35"кнч
Беренче телгә алу 1682
Халык саны 38 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83454
Почта индексы 431063
Русча топонимы Нижний Пишляй

Авылга нигезне Темников татарлары сала. 1682 елга кадәр авыл районның хәзерге Шалы авылы янында була. Ул авылның исеме Кастров була. Ул урында әлегечә татар зираты сакланган.

1866 елга авылда 95 йорт исәпләнгән. Авылда элекке заманнардан агач мәчет, ике таш кибет, Урманчиев бай йорты сакланып калган.

Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пяше" (юкә) һәм "ляй" (елга, чишмә, үзән).

Инкыйлабка кадәр Түбән Пешли тирә-юньдә үзенең җәдиди мәдрәсәсе белән мәшһүр булды. Бирегә 1911-13 елларда Һади Такташ укырга килә. Заманында биредә 500 шәкерт исәпләнгән.

Совет заманында коммунистлар «Яңа тормыш» колхозын оештыра.

Чыганаклар үзгәртү