Тамбов губернасы

Тамбов, Тамбов[2] губернасы (рус. Тамбовская губерния) — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБның административ берәмлеге.

Тамбов губернасы
Герб
Ил

Россия империясе

Статус

губерна

Административ үзәк

Тамбов

Нигезләү датасы

1796

Юкка чыгару датасы

1928

Халык саны  (1926)

2 726 914 кеше[1]

Мәйдан

58 511 квадратная верста

Карта

Географиясе үзгәртү

Тамбов губернасы төньякта Владимир һәм Түбән Новгород губерналары белән, көнчыгышта Пенза һәм Сарытау губерналары белән, көньякта Воронеж губернасы белән, көнбатышта Воронеж, Орёл, Рязань һәм Тула губерналары белән чиктәш булган.

Тарих үзгәртү

XVIII йөзнең башына кадәр бу җирләр Казан сарае приказы карамагында булганнар. 1708 елда беренче губерналарга бүлү нәтиҗәсендә Ялатма, Кадым һәм Төмән Казан губернасына каратылганнар, Тамбов, Шацк, Козлов, Добрый, Сокольск, Лебедянь, Романов, Демшинск, Усман һәм Борисоглебск исә Азак губернасына каратылганнар. 1719 да бөтен Тамбов төбәге Азак губернасы составына кертелә һәм ике вилаятькә (Тамбов һәм Шацк) бүленә. Тамбов вилаяте Тамбов, Козлов, Добрый һәм Борисоглебскны үз эченә алган, Шацк вилаятенә баш шәһәреннән тыш Төмән, Кадым һәм Ялатма кергән булганнар. Лебедянь Елец вилаяте составында, Усман һәм Демишинск — Воронеж вилаяте составында булган. 1779 елда 15 (Борисоглебск, Гвозды, Ялатма, Кадым, Кирсанов, Козлов, Лебедянь, Липецк, Моршанск, Новохопёрск, Спасск, Тамбов, Төмән, Усман, Шацк) өяздән гыйбарәт булган Тамбов калгайлыгы (наместниклыгы) оештырылган.[3]

Тамбов губернасы 1796 елда Тамбов калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1803 дән 1923 елга кадәр губерна чикләре һәм эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала биргән. 1923 елда Ялатма, Спасск һәм Шацк өязләре Рязань губернасына күчкән, Төмән (Темников) өязе исә Түбән Новгород, Пенза һәм Рязань губерналары арасында бүленгән, Усман өязе һәм Борисоглебск өязенең 1 вулысы Воронеж губернасына күчерелгән; губернас составына Задонск өязенең 3 вулысы һәм Новохопёрск өязенең 9 вулысы кертелгән.

1920–1921 елларда биредә Ватандашлар сугышының бер өлеше булган көчле крестьян күтәрелеше булып үткән. Аны бастырыр өчен, Тухачевский җитәкчелегендәге ЭККГ чәстләре баш күтәрүчеләргә каршы хәтта химик корал (тончыктыргыч газ) да кулланган.[4][5]

1928 дә губерна бетерелгән, территориясе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына кертелгән.

Халык үзгәртү

1897 1926
2 562 677 2 726 914

Туган тел буенча состав, 1897: рус теле — 95,48 %, мордва телләре — 3,34 %, татар теле — 0,63 %, украин теле — 0,22 %.[6]

Дини состав, 1897: православлар — 98,52 %, мөселманнар — 0,63 %, искейолачылар — 0,55 %.

Милли состав, 1926: руслар — 99,13 %, украиннар — 0,47 %.[1]

Эчке бүленеш үзгәртү

Өяз Өяз үзәге (халык саны) Мәйдан,
чакрым²
Халык саны
[7](1897), кеше
1 Борисоглебск өязе Борисоглебск (22309) 6515,7 306715
2 Ялатма өязе Ялатма (4578) 3570,8 141027
3 Кирсанов өязе Кирсанов (9331) 6033,6 263102
4 Козлов өязе Козлов (40297) 5888,6 337603
5 Лебедянь өязе Лебедянь (12774) 2939,0 144822
6 Липецк өязе Липецк (20524) 2940,1 164350
7 Моршанск өязе Моршанск (26458) 5910,8 270392
8 Спасск өязе Спасск (6439) 3573,0 121366
9 Тамбов өязе Тамбов (48015) 8511,4 422498
10 Төмән өязе Төмән (5399) 4701,0 138350
11 Усман өязе Усман (9986) 4125,8 209910
12 Шацк өязе Шацк (13840) 3800,7 163895

Губернада туган танылган татар шәхесләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү