Бостан (тат. бостан, бөстан — «бакча»; рус. Бастаново) — Рязань өлкәсе Сасово районындагы татар авылы. Цна елгасы кушылдыгы Лея елгасы ярларында урнашкан. Авылда мәктәп, ике мәчет бар.

Бостан
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Демушкинское сельское поселение[d]
Почта индексы 391465
Карта

Рус чыганакларында беренче мәртәбә 1515 елда искә алына. Чынлыкта аның тарихы озынрак. Бостан шәжәрәләрендә Кырым ханы угланы Нур-Дәүләт килүе турында язылган. Ул үзе белән Әстерханнан ике мең кешесен ияртеп 1479 елны Ханкирмәнгә килә. Ул вафат булгач (1491), Әстерханнар Ханкирмәннән китеп, Бостан авылын нигезли. Күп уртак яклары булуга карамастан, Бостан халкы үзен Касыйм татарларына нисбәтләми.[1]

1901–04 елларда Бостаннан китүчеләр Төньяк Кавказдагы Куликовы Копани авылын нигезли. Биредә дә татар теленең бостан сөйләше урын алган.[2]

Танылган шәхесләр үзгәртү

  • Әмин Тынчеров (1907–1980) — Татарстан Халык комиссариаты шурасы (хөкүмәте) рәисе (1938–1940).

Искәрмәләр үзгәртү