Хафиз Палютин

Хафиз Палютин, Хафиз Рәхмәтулла улы Палютин, рус. Палютин Хафиз Рахматуллович (1896-1937) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР юстиция халык комиссары - ТАССР прокуроры (1926-1928). Мамадыш, Буа, Әгерҗе (1922) кантоннары башкарма комитеты рәисе, ВКП (б) Әгерҗе район комитеты беренче сәркатибе (1935-1937). 1918 елдан РКП (б) әгъзасы.

Хафиз Палютин
Х.Р.Палютин.jpg
Туган телдә исем Хафиз Рәхмәтулла улы Палютин
Туган 3 март 1896(1896-03-03)
Тамбов губернасы Темников өязе Югары Пешли авылы (Мордовия)
Үлгән 13 ноябрь 1937(1937-11-13) (41 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре дәүләт эшлеклесе

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1896 елның 3 мартында Тамбов губернасы Темников өязе (хәзерге Мордовия Атюрьев районы) Югары Пешли авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлаган. 1907 елда (11 яшеннән) әтисе белән Себергә акча эшләргә йөри башлый: Себер байларында йомышчы, йөкче, тимерче ярдәмчесе, агач кисеп-тураучы булып эшли. Соңрак Владивостокка барып чыга. Анда бухгалтерлар курсын тәмамлый. Ерак Көнчыгыш мөселманнары оешмасының сәркатибе итеп сайлана.

ИнкыйлабҮзгәртү

Февраль инкыйлабын Николаевск шәһәрендә заводта приказчик буларак каршылый. Анда шуралар хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1918 елның көзендә туган авылына кайткач, авыл шурасы рәисе итеп сайлана. Темников өязе фирка комитеты матбугат эше буенча уполномоченный итеп билгели, иҗтимагый фәннәр курсларына укырга җибәрә. Укуын тәмамлагач, 1919 ел ахырында Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшли. Казанда һәм башка шәһәрләрдә мөселман полклары, батальоннары оештыруда башлап йөри, үзе дә Көньяк фронтта генерал Деникин һәм барон Врангель гаскәрләренә каршы көрәшә.

1919 елдан Мәскәү үзәк комиссариаты комиссары урынбасары. Шураларның I Бөтенроссия корылтаенда катнаша.

ТАССРҮзгәртү

1920-1922 елларда Мамадыш, Буа кантоннары башкарма комитеты рәисе, фирка кантон комитеты сәркатибе булып эшли. 1922 елдан - яңа оештырылган Әгерҗе кантоны башкарма комитеты рәисе, фирка кантон комитеты сәркатибе.

1924 елдан ТАССР эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары урынбасары, 1926 елның мартыннан ТАССР юстиция халык комиссары - ТАССР прокуроры итеп билгеләнә. Казан дәүләт университетында юридик факультетны яңадан ачуны кайгырта: 1927 елның июнендә узган III Бөтенроссия РСФСР һәм мохтариятле җөмһүриятләр (АССР) юстиция халык комиссарлары киңәшмәсендә әлеге мәсьәләне күтәреп чыга. Аны РСФСР юстиция халык комиссары - РСФСР прокуроры Д.И. Курский хуплый. 1928 елның 1 октябреннән Казан дәүләт университетында яңа ачылган Шуралар төзелеше һәм хокукы (юридик) факультетында 3 бүлек эшләп китә (шуралар төзелеше, шуралар хокукы, икътисади бүлек).

Мәскәүдә 1928-1929 елларда югары юридик курсларны тәмамлагач, РСФСР чит илләр белән сәүдә итү халык комиссариатының (рус. Внешторг РСФСР) Татарстан АССРдагы вәкиле итеп билгеләнә.

1931-1934 елларда ТАССР эчке сәүдә халык комитеты (рус. НКВТ ТАССР) уполномоченные.

1935 елның ноябрендә янәдән ВКП (б)ның Әгерҗе район комитеты беренче сәркатибе итеп сайлана, 1937 елның февраленә кадәр шул вазифада[1].

РепрессияҮзгәртү

1937 елның 15 октябрендә кулга алына, 13 ноябрьдә Казанда атып үтерелә[2].

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань.1999.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, 2006.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү