Исхак Илялов
Исхак Илялов, Исхак Гобәйдулла улы Илялов (Һилялов)[1] (1899–1966) — драма артисты, театр режиссеры, театр педагогы, татар һәм үзбәк дәүләт театрларында эшләгән. Виртуоз мандолиначы Исмәгыйль Иляловның бертуган энесе. 1946 елдан КПСС әгъзасы.
Исхак Илялов | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Исхак Гобәйдулла улы Илялов |
Туган | 22 октябрь 1899 Чиләбе губернасы Троицк (Чиләбе өлкәсе) шәһәре |
Үлгән | 1966 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | артист, режиссёр, педагог |
Җефет | Һаҗәр Илялова (1902–1980), артист |
Балалар | кызы Ильтани Илялова (1932), сәнгать белгече |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1899 елның 22 октябренда Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә рус ирләр гимназиясен тәмамлаган (1918).
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1912 елдан «Сәйяр» театр төркеме чыгышларында катнаша[2].
- 1918 елдан Троицкида Троицк татар театрында, аннары Урал татар-башкорт театрында[3] эшли башлый. Театр Ватандашлар сугышы елларында да ябылмыйча эшли[4].
- 1920 елда хатыны артистка Һаҗәр Илялова белән Уфага күченә. Уфа татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) режиссер буларак таныла. 1930 елда спектакле белән Мәскәүдә милли театрлар олимпиадасында катнашып, уңыш казана.
- Аннары яңадан Троицк татар театрында эшли. Театр труппасында 18 артист (рус театрында 26) була. Айга 5 спектакль әзерләп чыгаралар. Чиләбе, Свердловск, Ижау, Магнитогорски һ. б. шәһәрләргә гастрольләргә йөриләр, үз сәхнәләрендә Камал театрын кабул итәләр. Театр Свердловскга күчерелгәч, гаиләсе белән шунда күченә[5].
- 1931-1933 — Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театрында (Свердловск) артист, сәнгать җитәкчесе һәм директор [6].
- 1933–1934 — Казан яшьләр театрында директор булып эшли.
- 1934–1935 — Г. Камал исемендәге Татар академия театрында.
- 1935-1942 — Ташкәнттә Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрында режиссер.
- 1942-1948 — Харәзм үзбәк музыка-драма театры сәнгать җитәкчесе.
- 1946-1963 — Ташкәнт театр институтында укыта, актер осталыгы буенча дәрес алып бара.
- 1963 елдан Казанда.
Иҗаты
үзгәртүКуйган спектакльләре
үзгәртү- «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- «Фәрхәд һәм Ширин» Алишер Нәваи
- «Егор Булычев и другие» Максим Горький һ.б.
Уйнаган рольләре
үзгәртү- Шәрәфи — «Асылъяр» Мирхәйдәр Фәйзи
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш
- Шиһабетдинов — «Мятеж» Дмитрий Фурманов, С. Поливанов
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Сөләйман — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- Бобчинский — Ревизор Николай Гоголь
- Кассио — «Отелло» Уильям Шекспир һ. б.
Әдәбият
үзгәртү- Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков . М.: «Советская энциклопедия», 1963.
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кызы Ильтани Илялова китабында шулай язган
- ↑ Театр белешмәлеге(үле сылтама)
- ↑ 1910 елда «Троицкое общество поощрения театрально-музыкального искусства» исеме астында оеша, 1919 елдан һөнәри театр, 1931 елда Свердловскга күчерелә
- ↑ Татар артистларының Урал тамырлары(үле сылтама)
- ↑ Троицк шәһәре сайтында
- ↑ Постановление Уралобкома от 15 июля 1932 года