Исмәгыйль Илялов
Исмәгыйль Илялов, Исмәгыйль Гобәйдулла улы Илялов (1898-1992) — виртуоз мандолиначы, сәнгать белгече, коллекция туплаучы. Театр режиссеры Исхак Иляловның бертуган абыйсы.
Исмәгыйль Илялов | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Исмәгыйль Гобәйдулла улы Илялов |
Туган | 15 декабрь 1898 Чиләбе губернасы Троицк (Чиләбе өлкәсе) шәһәре |
Үлгән | 1992 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ Россия |
Һөнәре | музыкант (мандолиначы) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1898 елның 15 декабрендә Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Мандолинада уйнарга гаиләдә, әнисеннән өйрәнә. 12 яшендә С. Айманов җитәкчелегендәге шәһәр мандолиначылар төркемендә чыгыш ясый башлый.
1912 елда кымыз эчеп дәваланырга килгән Габдулла Тукай белән таныша, аңа мандолинада «Әллүки», «Җәмилә» халык көйләрен уйнап күрсәтә. Шагыйрь яшь талантны хуплый[1].
Туганнарының теләген үтәп, 1916 елда Ырынбурда фельдшерлар әзерләү мәктәбенә укырга керә. Ырынбур татар театрының музыка бүлегендә эшли. Австрияле музыкант Богачектан шәхси музыка дәресләре ала.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1911-1924 Троицк мөселман музыка җәмгыятенең татар театрында (1919 елдан Урал татар-башкорт күчмә теары) оркестрда уйный.
- Инкыйлаб елларында Ырынбурда татар музыка җәмгыяте рәисе итеп сайлана. 1918 елда Ырынбурга килгән Шәехзадә Бабич белән дуслаша, берничә ай бер бүлмәдә яшиләр, пардан мандолинада уйныйлар. Үзе дә мандолинада оста уйнаган Ш. Бабич И. Иляловның уен алымына һәрвакыт соклана.
- 1919-1921 елларда Газиз Әлмөхәммәтов белән концертлар оештыралар. 1921 елда Ырынбурда Көнчыгыш музыка мәктәбе директоры булган Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Барый Тарханов белән аралаша.
- 1924 елдан Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. 1930 елда беренче татар опералары «Сания», Эшченең авторлары Солтан Габәши, Валерий Виноградов, Газиз Әлмөхәммәтовларга зур ярдәм күрсәтә.
- 1932-1935 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар һәм башкорт опера студияләрен оештыруда катнаша.
- 1935 елда Ташкәнткә үзбәк академия театрына музыкант итеп чакырыла.
- 1937-1939 елларда Харәзм музыка-драма театры һәм Үзбәк дәүләт филармониясе артистларының белемнәрен күтәрү курсларын оештыра.
- 1940 елдан татар радиосында. Бөек Ватан сугышы башланганнан алып 1958 елга кадәр
- Татар дәүләт филармониясе, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларын һәм татар театрларының (Камал театры, республика күчмә театры) чыгышларын оештыручы булып эшли.
- Идел буе, Урал, Себер, Казакъстан, Урта Азия, Кавказ шәһәрләрендә гастрольләрдә була, халык музыкасы концертлары белән чыгыш ясый.
Милли музыка, әдәбият, театр тарихы буенча уникаль документлар туплый.
Әдәбият
үзгәртү- Җәүдәт Фəйзи. Виртуоз-мандолинчы (Исмəгыйль Һилаловның 70 яше тулу уңае белəн). Казан утлары, 1971 ел, № 7.